Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ХАТЫН-КЫЗЛАР НАМАЗЫ

Хатын-кызлар намазының ир-атларныкыннан сигез аермасы бар:

1. Намаз башында, тәкбирны әйткәндә, ирләр кулларын күтәрә, хатын- кызлар - җилкә дәрәҗәсенә кадәр.

2. Намаз вакытында ир-атларның куллары ачык булырга мөмкин, хатын-кызларның җиңнәре ябылырга тиеш.

3. Ир-атлар басып торганда кулларын кендектән түбәнрәк куя, ә хатын-кызлар күкрәгенә сала.

4. Бөгелгәндә (ракугъ) ирләр тезләнми, ә хатын-кызлар бераз иелә.

5. Ракугъ вакытында ир-атларның бармаклары бөгелми, ә хатын-кызлар азрак бармакларын бөгә.

6. Ир-атлар сәҗдә кылганда корсаклары, ботлары, терсәкләре белән намазлыкка тими. Ә хатын-кызларга сәҗдәгә җыелыбрак хәлдә китәргә кирәк, терсәкне дә гәүдәгә якынрак тоту киңәш ителә.

7.Утырганда (каада) ир-атлар аяк бармакларын кыйбла ягына юнәлтеп, уң аягын куялар һәм сул аягына утыралар. Хатын-кызлар сул ботына утыра һәм аякларын кыйбла ягына юнәлтә.

8. Ир-атлар мәҗбүри намазларны азан әйтеп имам һәм коллектив белән укый. Хатын-кызларга азан һәм икамат укырга кирәкми, чөнки хатын-кызларның имам белән күмәк намазын укуы шелтәләнә, макрух санала.

Хатын-кызлар намазы бу сигез аермадан кала, ирләр намазы кебек укыла.

"ГЫЙБАДӘТ ИСЛАМИЯ" китабыннан
Ахмадхади Максуди

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев