Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хәрби хезмәткә язгы чакырылышта 18-30 яшьлек ир-атларны күз уңында тотачаклар

Россиядә чакырылыш яшенең яңа системасына күчү язгы чакырылышта ук башланырга мөмкин, дип хәбәр итә Дәүләт Думасының Оборона комитеты башлыгы Андрей Картаполов.

Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, «беренче вакытларда катнаш төр буенча», ягъни 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге кешеләрне чакырачаклар.

«Язгы чакырылыш башланганчы һәр хәрби комиссариат яңа таләпләргә күпме кеше эләгүен ачыкларга, ә соңыннан - әлеге мәгълүматны хәрби йөкләмәгә туры китерергә тиеш».

Минималь чакырылыш яше - 21, ә максималь - 30 яшь булган яңа системага тулысынча күчү бер елдан өч елга кадәр дәвам итәчәк, дип өстәде депутат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

2

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев