Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Владимир Зеленский белән Си Цзиньпин Украинада тынычлык урнаштыру турында сөйләшкән

Россия Президенты Владимир Путинның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков белдергәнчә, Россия Украинада тынычлыкка ирешүне һәм махсус хәрби операциянең максатларын якынайта торган теләсә кайсы адымны хуплый.

Ул Кытай Халык Республикасы рәисе Си Цзиньпинның һәм Украина Президенты Владимир Зеленскийның сөйләшүенә шундый фикер белдерде, дип яза Коммерсантъ сайты.

«Без Украинадагы конфликт төгәлләнүне һәм Россиянең куелган максатларына ирешүен якынайта торган һәрнәрсәне хупларга әзер», – диде Песков.

Моннан тыш, президентның матбугат сәркатибе әйткәнчә, хәрби конфликтны җайга салу буенча Владимир Зеленский һәм Си Цзиньпинның планнары турында билгеле булган. Аның сүзләренчә, аларның фикерләре халык алдында әйтелгән.

Дмитрий Песков әйтүенчә, Владимир Путин һәм Си Цзиньпин сөйләшүләрендә Украинага 1991 ел үрнәгендәге чикләрен кире кайтару мәсьәләсе каралмаган. Кичә Кытай лидеры белән сөйләшкәннән соң, Владимир Зеленский, Украинаның 1991 елдагы чикләрен кире кайтару – хәрби хәрәкәтләрне туктатуның бердәнбер ысулы, дип атады. Ул территориаль яктан ташлама ясау хисабына тынычлык урнаштыруны кире какты. Баштарак Кытай тәкъдим иткән планда чикләр мәсьәләсе күтәрелмәгән булган.

26 апрельдә Украина инициативасы белән Владимир Зеленский һәм Си Цзиньпин сөйләшүләр уздырды. Нәтиҗәдә, лидерлар Кытай Украинага үзенең махсус вәкилен җибәрәчәк, дип килештеләр. Махсус вәкил илдәге хәрби конфликтны җайга салу өчен сөйләшүләр алып барачак. Махсус вәкил Кытайның Россиядәге элекке илчесе Ли Хуэй була.

Бу хакта Интертат: иң популяр татар сайты яза

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X