Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Винарис Лилия Хәмитованың кулын сорарга кайткан

Җырчы Винарис Ильегет өчен бүген тормышындагы иң дулкынландыргыч көннәрнең берсе булган.

Ул кәләше Лилия Хәмитованың кулын сорар өчен Арчага кайткан.
 

«Бүген минем өчен бик мөһим көн. Мин беренче тапкыр, йөргән кызымның кулын сорарга дип, аның әнисе, абыйсы, апасы янына кайтып барам. Янәшәмдә – дусларым, әйе, без Лилиянең кулын сорарга Арчага киттек.  Ләкин, әлеге бәхетле минутларымда минем белән әти-әниемнең булмавы гына бик кызганыч. Әти-әнием шулхәтле шат булыр иде безнең өчен. Чөнки алар икесе дә Лилиямне хөрмәт итте, кадерләде, яратты. Ни дисәң дә, без Лилия белән инде ике дистә елдан артык дуслар», – дип сөйләгән ул сторисларында.
 

Чыганак һәм фото: Интертат: иң популяр татар сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев