Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ВИЧ-инфекция йоктыручылар саны елдан-ел арта

Йогышлы авырудан да мәкерлесе юктыр, чөнки ул бервакытта да кинәт башланмый, өстәвенә кешедән кешегә йога ала. Безнең заманда бу авыруларның күбесен кешеләр җиңәргә өйрәнгән, әмма барысын да түгел. Соңгы вакытта Эбола лихорадкасы белән куркыталар. Чынлап та, куркырлыгы да бар. Авыручыларның 90 проценты терелә алмый һәм дәваларга әлегә даруын да уйлап...

Йогышлы авырудан да мәкерлесе юктыр, чөнки ул бервакытта да кинәт башланмый, өстәвенә кешедән кешегә йога ала. Безнең заманда бу авыруларның күбесен кешеләр җиңәргә өйрәнгән, әмма барысын да түгел. Соңгы вакытта Эбола лихорадкасы белән куркыталар. Чынлап та, куркырлыгы да бар. Авыручыларның 90 проценты терелә алмый һәм дәваларга әлегә даруын да уйлап тапмаганнар. Бәхеткә, ул әлегә бездән ерак Көнбатыш Африка илләрендә, аерым алганда Гвинеяда, Либериядә, Сьерра Леонда таралган. Шулай да, Татарстанда да халыкара аэропортларда санитар контроль көчәйгән

Безнең Яшел Үзәндә йогышлы авырулар белән хәлләр ничек тора соң һәм алардан ничек сакланырга?

-Бездә йогышлы авыруларның күбесе, ягъни 91,3 проценты грипп һәм ОРВИга туры килә, - дип сөйли Яшел Үзән район үзәк дәваханәсенең табиб-инфекционисты Александра Чиркова. - Һәм бу ел саен шулай кабатлана. Әмма йогышлы авырулар аз дип тынычланырга ярамый. Мәсәлән, дифтерия үз вакытында бөтенләй юкка чыгарылгач, күпләр вакцина ясатудан баш тарта башлады. Шуңа бәйле рәвештә 90нчы елларда авыручылар теркәлеп, диагноз соң куелу аркасында үлүчеләр дә булды, хәтта.

А.Чиркова сүзләренә караганда, вирус гепатитлары һәм ВИЧ-инфекция хәзерге вакытта йогышлы авырулар арасында аерым урын алып тора. Безнең республика территориясендә нигездә А, В, С, Д, Е гепатитлары теркәлә. А гепатиты үзеннән соң гомерлек иммунитет калдырып, дәвалана торган авыру булып исәпләнә. 80нче еллар ахырында Яшел Үзән районында гепатит эпидемиясе булып, шул вакытта шәһәрдә 120 койкага исәпләнгән йогышлы авырулар дәваханәсе ачылган. Е гепатиты безнең якларда сирәк очрый, ә С гепатиты баштан ук хроник төс алырга мөмкин.

-В гепатитына каршы вакцинацияне 2007 елдан ясый башладылар, - дип сүзен дәвам итә А. Чиркова. - Әмма бу авыруны дәвалау өчен бик кыйммәтле дарулар таләп ителә. Аны дәвалау буенча әлегә аерым программалар да юк. Куркыныч авыруларның тагын берсе - ВИЧ-инфекция. Бу авыру озакка сузылса да, һәрвакыт үлем белән тәмамлана. Кызганычка, авыручылар саны елдан-ел арта бара. Әйтик, 2012 елда 234 кеше исәптә торса, 2013тә - 280, 2014тә - 306 кеше. Былтыр ВИЧ-инфекцияле 10 кешенең үлеме теркәлгән. Хәзер мондый авыру белән интегүчеләрне вируска каршы әйбәт дарулар белән дәвалыйлар. Бу көндә шундый терапияне 74 кеше ала. Шуның белән аларның гомерләре озайтыла. Әмма проблема башкада: авыручыларның күбесенең начар гадәтләре бар (алкоголизм, наркомания) һәм болар, әлбәттә инде, даруларның көчен һәм файдасын киметә. Йогышлы авырулардан саклану чаралары гади һәм шул ук вакытта мөһим: вакцинация, пропаганда, сәламәт яшәү рәвеше, санитар хәлне яхшырту, халыкның санитар белемен арттыру һәм сыйфатлы су куллану.

Вставка: 2013 елда бавыр циррозыннан 58 яшел үзәнле үлгән, бу елның алты аенда - 45. Барысы да пенсия яшенә кадәрге эшкә сәләтле кешеләр.

Гадәти йогышлы балалар авыруы - свинка (колак арты шешү) фаҗигале тәмамланырга мөмкин. Малайларда ул өзлегү биреп, аларның үсеп җиткәч балалары булмаска мөмкин (бесплодие).

Җил чәчәге (ветрянка) бик куркыныч авыру булмаса да, энцефалит, флегмона, плеврит кебек авыр өзлегүләргә китерә ала.

ӘЛФИЯ ЗЫЯКАЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев