Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ветераннар яшьләрдән уздыра

Ветераннарны, гадәттә, «алтын фонд»ка тиңлиләр. Алтын пробасын алар, чынлап та, күрсәтә белә, һәрвакыт актив, җитез һәм өлгер, искиткеч талантлылар. Моны алар күптән түгел Горький исемендәге мәдәният сараенда зурлап уздырылган «Балкыш» смотр-конкурсының сайлап алу турында исбатлады. Зал шыгрым тулы, районның, шәһәрнең танылган үзешчән артистлары, коллективлары чыгыш ясарга дип җыелган. Ә Яшел...


Ветераннарны, гадәттә, «алтын фонд»ка тиңлиләр. Алтын пробасын алар, чынлап та, күрсәтә белә, һәрвакыт актив, җитез һәм өлгер, искиткеч талантлылар. Моны алар күптән түгел Горький исемендәге мәдәният сараенда зурлап уздырылган «Балкыш» смотр-конкурсының сайлап алу турында исбатлады.
Зал шыгрым тулы, районның, шәһәрнең танылган үзешчән артистлары, коллективлары чыгыш ясарга дип җыелган. Ә Яшел Үзән гомер-гомергә талантларга бай төбәк. Ветераннар өлкән яшьтә булсалар да, сәламәтлекләре, яшьләрнеке кебек, ташып тормаса да, җырлыйлар да алар, бииләр дә, кирәк икән, шигырен дә сөйләп бирәләр.
Бу тантананы Яшел Үзән муниципаль район Советы рәисе урынбасары Венера Рәхимова ачып җибәрде, җыелучыларны район башлыгы Сергей Батин исеменнән кайнар котлады һәм аларга уңышлы чыгышлар теләде. Җиңүчеләрнең Яшел Үзән данын республика күләмендә танытачагын да билгеләп узды. Бу чарага зур өлеш керткән, бөтен оештыру эшләрен алып барган Яшел Үзән ветераннар советына рәхмәт сүзләрен дә җиткерде ул.
Бу күңелле концертның Олы Яке авыл җирлегенең «Хатирә» фольклор коллективы чыгышыннан башланып китүе юкка түгел. Беренче чыгыш авыр да, шул ук вакытта дәрәҗә дә ул. 60 яшьтән алып 80гә кадәр һәм аннан да өлкәнрәк ветераннарны берләштергән бу коллектив «Аулак өй» дип аталган әдәби-музыкаль күренеш күрсәтеп, бөтен тамашачыны шаккатырды. Бу чыгышта татар халкының кич утырганда уйный торган бөтен уеннары, гореф-гадәтләре чагылдырылган иде. Мөселман дөньясының изге Рамазан ае баруга, шул сәбәпле ураза тотуларына карамастан, алар һәркайсы җырлап та, биеп тә, гармунында да уйнап күрсәтеп, Яке якларында яшәүчеләрнең нинди җырлы-моңлы, талантлы халык булуын чын-чынлап исбатлап күрсәтте. Сәхнә бизәлеше дә, милли киемнәре дә, чиккән сөлгеләре һәм хәтта сырлы сандыклары да бик үзенчәлекле иде аларның. Бу коллективның җиңәсе көн кебек ачык иде. Аларга залда эшләгән җитди жюри иң зур балл - «бишле» билгесен иң беренчеләрдән булып куйды.

Әлфия ЗЫЯКАЕВА
Тулырак варианты 64нче санда

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев