Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ватан өчен рәнҗерлек булмасын иде

Газета укучыларның барысын да якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән алдан ук котлыйм. Бер яктан караганда, хәзерге заманда яшәвебез ал да гөл кебек, югыйсә. Бөтен нәрсәгә ирек бирелгән хәзер, теләсәң ни эшлә. Ни аласың килсә , шул бар хәзер кибетләрдә, базарларда. Әле кибетләре кибет кенәме! "Супер", "гипер", тагын әллә нинди маркетлар,...

Газета укучыларның барысын да якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән алдан ук котлыйм.

Бер яктан караганда, хәзерге заманда яшәвебез ал да гөл кебек, югыйсә. Бөтен нәрсәгә ирек бирелгән хәзер, теләсәң ни эшлә. Ни аласың килсә , шул бар хәзер кибетләрдә, базарларда. Әле кибетләре кибет кенәме! "Супер", "гипер", тагын әллә нинди маркетлар, әйтергә дә тел әйләнми. Әмма шундый уңайлыклар булса да, үткән заманнар барыбер сагындыра. Беренчедән, ул заманда һәрберебездә ватанпәрвәрлек дигән нәрсә бар иде: илең өчен җан ату, илең өчен горурлык хисләре били иде һәрберебезнең йөрәген. Илнең барлык байлыгы хөкүмәт кулында иде, бәяләрнең хөкүмәт контролендә булганын һәрберебез хәтерли әле. Иң мөһиме - балаларны яшьтән ватанны яратырга, ата-анасын, укыткан укытучысын, олыларны хөрмәт итеп үстерергә бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган иде (октябрят, пионер, комсомол оешмалары). Кемдер әйтер, үткәннәргә салават инде, дияр. Юк, тарихны, үткәннәрне бер вакытта да онытырга ярамый, тарих моны кичермәс беркемгә дә.

Алда язып үтелгәнчә, хәзер барысы да бар, тик кызганычка каршы якты киләчәккә өмет кенә чамалы хәзер. Кая карама алдау, талау, урлау, үтерү коточкыч дәрәҗәдә зур күләм алып таралды дөньяда. Әле шуның өстенә йөзләгән секталар, наркомания, фашизм баш күтәрә. Илдә тотрыксызлык куркынычы туа. Мисалга ерак барасы түгел, күрше Украинадагы хәлләр моны бөтенләе белән раслый. Чынлыкта Украинадагы хәзерге власть - фашизм тудыручы власть. Ә бу инде бик зур афәт һәм моның ни белән бетәсен бөтенебез дә бик яхшы белә. Менә тиздән 9 Май - Җиңү бәйрәмен бәйрәм итәчәкбез. Ә икенче бөтендөнья сугышының кайтавазы хәзергәчә колакларыбызда, җаныбызда ишетелә. Дөреслектә исә бу афәт Украинага гына түгел, башка Европа илләренә дә, шул исәптән Россиягә дә зур куркыныч тудыра. Ә дөньяны болгатучылар башында Америка тора. АКШка Украинаның халкы кирәкми, аңа аның территориясе кирәк. НАТОның хәрби көчләрен безнең капка төбенә китереп куярга. Аларга (АКШка) тагын Кырым ярымутравы бик кирәк иде, үзенең хәрби диңгез флотны шунда урнаштырып, безнең хәрби корабльләрнең Урта диңгезгә чыгу юлын бикләп куярга. Менә карагыз: АКШ аяк баскан илләрдә хәзер барысын да "бардак". Шулай булганда аңа дөнья белән идарә итү җиңелрәк (Әфганстан, Ирак, Ливия, Ливан, Югославия, Сирия) бу илләрнең берсендә дә бернинди тәртип юк хәзер. Украинаны да шундый язмыш көтә киләчәктә. Ә Кырымда АКШка "күкеш" күрсәттеләр, шуңа күрә ачуына чыдый алмый хәзер.

Кыскасы шул, беркемнән дә куркырга кирәкми безгә: илебез ярларын өч океан юа дисәң дә ярый. Безгә Америкага, Европага ялынып яшәргә түгел. Кирәкми безгә ВТО, ЕЕСлары да, менә шулар бетерә инде безнең илнең бөтен экономикасын, авыл хуҗалыгында да бөтенесен алар җитештергәнне файдаланабыз. Әнә Кытай үзенең товарлары белән бөтен дөньяны биләп алды, менә кемнән үрнәк алырга кирәк безгә! Шул ук Европага газ, нефть, чимал биреп торабыз, ә алар безгә карата нинди "санкцияләр" кулланып маташалар. Ашаган табагына фәлән иткән нәрсәләр диләр мондыйлар турында.

Без гади халык, бәлки, күп нәрсәне аңлап та бетерми торганбыздыр. Тик шулай да "Чүлнең ак кояшы" фильмындагы герой әйтмешли: "За державу обидно!"

Фәндияр Гыйльманов.

Югары Урысбага

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев