Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үзгәрешләрдән курыкмагыз!

Исәнмесез, хөрмәтле редакция. «Яшел Үзән» битләрендә басылып чыккан хатларны яратып, кызыксынып укып барам.

Күпме гыйбрәтле язмыш­лар языла.
Мин әйтәм, берәүнең дә сандыгы буш түгел икән бит.


Мин 18дә үк кияүгә чыктым. Үлеп гашыйк идем шул, шуңа да әти-әнинең ай-ваена да карамадым. Бары сөйгәнем белән бергә бәхет диңгезендә йөзәсем, ир хатыны буласым килде. Минемчә, иң рәхәт тормыш ул кияүгә чыгып, мәхәббәтеңнең ныклы канаты астында яшәү иде. Үз фатирыбыз булмагач, кешенекендә тордык. Балага уздым, укып һөнәр алу теләге дә икенче планга күчте. Ә ир дигәнем эштән соңга калып кайта, салыр­га да ярата булып чыкты. Кызмача көннәрдә кул күтәрергә дә күп сорап тормады. Түзми чарам юк иде, авырлы килеш әти-әнием янына кайтып егыла алмадым. Менә шулчакта аларның сабыр ит, ашыкма дигән сүзләре дә исемә төште, әмма терсәк якын булса да, тешләп булмый диләрме?

 
Тупырдап торган малай таптым. Малай бит! Бәлки бу вакыйга иремне азрак булса да акылга утыр­тыр дип уйладым. Әти булу шатлыгы да хәмердән башка яши алмаган тормыш иптәшемне үзгәртә алмады. Юклы-барлы акчасына җан асрарга тырыштык. Улыма 6 ай булгач, интернет аша, азрак булса да акча эшләргә өйрәндем. Ипи-сөткә булса да ярап куя иде.
 

Бер-берсенә охшаш көннәр үтә торды. Улымның туган көненә гади генә булса да табын кордым. Әтисенең яраткан ашын пешердем, торт әзерләдем. Мондый көнне булса да, иремнән бер җылы сүз, ягымлы караш өмет иткән идем. Ул исә эшеннән лаекыл исереп кайтты, әллә ни булган диярсең, үзен танырлык түгел иде. Улым белән аны зарыгып көтеп торуыбыз ачуын чыгарды гына бугай. Өстәлдә яткан пычакны алып, муеныма китереп терәгәнен сизмичә дә калдым. Ялынып ялваргач кына, ничекләр җибәргәндер, үлемнән чак котылдым. 

 

Менә шул вакыйгадан соң гына мин җүләрнең күзләре ачылды. Кем өчен яшим дә, кем хакына тормышны алып барам, гаиләм дип тырышам соң мин?! Иремә бит аракыдан гайре берни кирәк түгел. Хәтта үз баласын да якын итеп кочканы, яратканы юк. Шул кеше өчен ничекләр үз гомереңне кызганмаска кирәк?! Юләр дә икән инде без – хатын-кызлар. Гырылдап йоклап китүе булды, әйберләремне җыйдым да, әти-әни янына кайтып киттем. Моңа кадәр барысын да сөйләгәнем булмаса да, алар азрак сизенгән күрәмең. Шуңа да аптырап калмадылар. Шул чакта мине аңлап кабул иткәннәре, ярдәм күрсәткәннәре өчен мин аларга гомерем буе рәхмәтле. 

Баламны әти-әни карап торды, аннан ра­йон үзәгендә балалар бакчасына урнаш­тырдым. Үзем берничә эштә: идән дә юдым, сак хезмәтендә дә эшләдем. Кыскасы, тормышымны булдыру өчен тырышыр­га туры килде. Биш елдан ипотекага фатир алдым. Читтән торып укырга кердем. Бүген улым белән бик матур гына яшәп ятабыз. Иң мөһиме – җаным тыныч. Ә ир дигәне белән аерылыштык, әлбәттә, ул бик озак ризалык бирмичә йөрде. Ишетеп белүемчә, эчүен әле дә ташламаган, эшеннән дә куганнар. Әти-әнисен җәфалап, тик яшәп ята.
 

Әйтәсе килгәнем шул: кул күтәргән иргә түзеп, үзеңне мыскыл итәргә ирек куярга кирәкми. Әйе, элек-электән шундый фикер яшәп килә инде ул, татар хатын-кызлары түзәргә, өйдәгесен тышка чыгармаска тиеш. Имеш күп гаилә шулай гомер кичерә. Ник әле мин кемгәдер ярыйм диеп, бер тапкыр бирелгән гомеремне изелеп үтәргә тиеш? Бу тормышта үзе-үзеңне ярату, хөрмәт итү бик мөһим, соңрак булса да мин моны аңладым. Шуңа да, үзгәреш­ләрдән курыкмагыз! Аллаһ Тәгалә туры юлны барыбер күрсәтә ул, аңа ышанырга һәм изге теләктә булырга гына кирәк. Барчагызга да бәхет телим.
 

Галия Сафина.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев