Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Узган 2022 елның истә калган вакыйгаларын барлауны дәвам итәбез

Июнь

▬ Горький исемендәге Зеленодольск заводында дөнья океанының яр буе сай урынын тикшерү хезмәтен башкарачак ике корабка нигез салынды.
▬  Район һәм шә­һәрдә гөрләп милли бәйрәмебез – Сабантуй узды. Яшел Үзәндә унынчы тапкыр баш батыр булып Фирдүс Зәйнуллин калды һәм аңа машина белән тәкә тапшырылды.

Июль
▬  Горький исемендәге Зеленодольск заводында яңартылган «Метеор-2020» 03830 проектының тиз йөрешле пассажир судносы суга төшерелде.

▬ Бакырчыда туып үскән, шунда гомере буе балаларга белем биргән якташыбыз Рәйхана Зәйнуллинаның «Мин сезнеке! Сез минеке!» исемле өченче китабы дөнья күрде.

Август

Яшел Үзәннең Мирный микрорайонында «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында Мәдәни үсеш үзәге ачылды.

▬ Мирный бистәсендә 1224 урынга исәпләнгән өр-яңа 18нче лицей куллануга тапшырылды.
▬ Яшел Үзән районының иң өлкән кешесе Әминә Гыйльмановага
106 яшь тулды.

▬ Норлатта Шәүкәт Миңнуллин һәм Илшат Гыймадиев чын герой булуларын күрсәтте. Алар плотинада бата башлаган баланы
коткарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев