Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үзең тоймый торып, белмисең

Бер тамчы зирәклек

Бервакыт Җир шарының тынычлык яратучы халкы тылсымчыдан планетада барлык сугыш-кан коюларны туктатуын үтенгәннәр.

Ярар, – дигән тегесе. – Мин Җирдәге бөтен коралны юк итәм һәм беркем дә сугыша алмаячак.
– Бик яхшы! дип шатланган кешеләр.


Тылсымчы таягы белән бер генә селтәнгән – теләк үтәлгән.


Сугышырга яратучылар коралларын эз­ләп-эзләп тә таба алмаган вакытта – өч көн дәвамында планетада тынычлык хөкем сөргән. Тегеләр коралларын бөтенләй югалтуларын аңлагач, нәзек яшь агачлардан сөңгеләр ясап, сугышларны кабат яңартып җибәргәннәр.
Бу күңелсез хәбәр тылсымчыга да барып җиткән, һәм ул:
Борчылмагыз, мин барлык яшь агачларны юк итәм һәм ул сугыш чукмарлары башка сугыша алмаячак, – дигән.


Сөңге ясарга яраклы яшь агачларны ике-өч көндә дә эзләп таба алмагач, сугыш яклылар чукмар ясау өчен зур-зур агачларны ега башлаган һәм кан коюларын дәвам иткән. Тылсымчы барлык зур агачларны да юк иткән. Аннары кешеләр тимердән пычак һәм кылыч ясаган. Планетадагы тимер дә юк ителгән. Кешеләр элмәкле каеш белән бер-берсенә таш атыша башлаган. Ташларны да юк итәргә туры килгән.
Инде тынычлык яклылар чаң суккан: Җирдә агачлар да, тимер дә һәм ташлар да калмаган! Хәзер ничек яшәргә дә, нәрсә ашарга? Тиздән бөтенләй үсемлекләр калмаячак һәм кешеләр сугышмыйча да кырылачак. Юк, бу проблеманы болай хәл итү дөрес түгел.
Тылсымчы аптырап калган:

– Хәзер нишләргә икәнен дә белмим инде. Мин барлык кешелекне юк итәр идем, тик, кызганычка, бу әлегә минем хәлдән килми! – дигән.
Тынычлык өчен көрәшүчеләр, нишләргә белмичә, кайгыга баткан. Һәм шул вакытта тылсымчы янына бер зирәк бала килгән:
Сиңа нишләргә кирәген мин беләм, – дигән. Кылган гамәлләрен башкалар ничек кабул иткәнне кешеләр үзләре тоеп карасын. Әгәр дә берсе икенчесенең нәрсәсен булса да авырттыра икән, үзе дә нәкъ шундый авырту тойсын. Әгәр дә кемгәдер шатлык китерсә, үзе дә шатлык тойсын. Шул вакытта беркем дә башкага кыенлык һәм начарлык эшләмәс, чөнки шунда ук үзе дә авырту тоячак һәм туктарга мәҗбүр булачак.


Бала авызыннан чыккан әлеге фикернең дөреслеген барысы да таныган, ә тылсымчы аны тормышка ашырган. Ул барлык агачларны, тимерләрне, ташларны, хәтта коралларны да кире Җиргә кайтарган. Алардан кешеләр эш кораллары ясаган.

Шул көннән башлап планетада беркем дә күршесенә начарлык эшләмәгән, чөнки явызлык кылса, үзенә авырту тоярга туры килер иде. Киресенчә, кешеләр бер-беренә ярдәм итә башлаган, чөнки аларга бу очракта тойган шатлык хисе бик тә ошаган. Шулай итеп, бар халык тату яши башлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев