Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ут кайтаргыч элемент булмаса – штраф

Газета укучылар безгә еш кына караңгы вакытта җәяүлеләр киемнәренә тагыла торган ут кайтаргыч элементларны, браслетларны кайдан сатып алырга кирәк икән дип мөрәҗәгать итә. Шушы темага кагылышлы сорауларны без Яшел Үзән ЮХИДИ инспекторы Юлия Леонтьевага бирдек.

- Киемгә ут кайтаргыч элемент ни өчен кирәк?
- 2015 елда караңгы вакытта җәяүлеләр катнашында юл фаҗигаләре артты. Барлыгы 62 җәяүле зыян күреп, шуларның 8е һәлак булса, 59ы җәрәхәтләнде. 31 ДТП җәяүлеләр гаебе белән чыгып , аларда 25 кеше җәрәхәтләнде.
Тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләр киемнәренә ут кайтаргыч элементлар куеп йөрсә, травматизм очраклары да кимер иде. Тикшерүләр күрсәтүенчә, якын утлы фарасын яндырып барган автомобиль йөртүче җәяүлене 25-50 метр арадан күрә. Әгәр дә җәяүленең киемендә ут кайтаргыч элемент булса, бу ара 150-200 метрга арта. Ерак утлы фара белән барган автомобиль йөртүчегә ут кайтаргыч элемент 100-350 метр арадан да күренә.
- 2015 елның 1 июленнән гамәлгә кертелгән РФ Хөкүмәте карары нигезендә җәяүлеләр алдына куелган бурычлар нинди?
- Караңгы ва­кытта юлны аркылы чыкканда яисә юл кырыеннан барганда җәяүлеләрнең киемендә ут кайтаргыч элементлар булыр­га һәм алар машина йөртүчеләргә күренеп торыр­га тиеш, - дип сүзен дәвам итә Юлия Леонтьева. - Кагый­дә бозылган очракта җәяүлегә кисәтү ясала яисә 500 сум штраф салына.
- Ут кайтаргыч элементларны кайдан алырга була?
- Аларны почта бүлек­ләрендә саталар. Әйтик, алар шәһәрнең 1,10,11,4,5,6,9нчы почта бүлекләрендә, авыл почта бүлекләрендә, шулай ук К.Маркс урамының 53а йортында урнашкан «Мир открыток», «Васильево», «Васильево 2» кибетләрендә бар.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев