Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Урыны оҗмах түрләрендә булсын. Инде калганнары исән-имин туган өйләренә әйләнеп кайтсыннар...

Җырчы Алсу Сөнгатуллинаның улы белән бергә хезмәт иткән егет махсус хәрби операциядә һәлак булган

Махсус операциядә җырчы Алсу Сөнгатуллинаның улы Айрат белән бер взводта хезмәт иткән Югары Ослан егете Максим Татьянкин һәлак булган.

Аны бүген туып-үскән авылы Шелангада соңгы юлга озатканнар. Хушлашу мәрасимендә хезмәттәш егетләренең әти-әниләре дә катнашкан.  Бу хакта «Интертат» хәбәр итә.

 

«Айрат Максим белән Казанда өйрәнүләр вакытында ук танышкан иде. Дуслашып киттеләр, махсус операциягә җибәрелгәч тә бер взводка эләктеләр. Айрат Максим турында «бик акыллы, тәрбияле егет» дип сөйли иде. Шуңа да улыбызның дустын озатырга бармыйча булдыра алмадык. Якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Максимның урыны оҗмах түрләрендә булсын. Инде калганнары исән-имин туган өйләренә әйләнеп кайтсыннар”, — дип сөйләгән Алсу Сөнгатуллина «Интертат» хәбәрчесенә.

Чыганак: Газета Ватаным-Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев