Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ун елдан соң укылган хат

...Хөрмәтле «Яшел Үзән» газетасы кызлары, сезгә март ае җилләре аша сәламнәремне һәм хатымны юллыйм.

Тормышымда озак еллар күңелемне тырнап торган бер мәсьәлә хәл ителде һәм өстемнән тау төшкәндәй булды. Менә шуның турында сезнең белән дә уртаклашыйм әле дидем, бәлки газетада да бастырырсыз, шундый гыйбрәтле бик матур язмалар урнаштырасыз бит, рәхәтләнеп укыйбыз...
 

Туксанынчы еллар башында балаларга буш вакытны уздырырга хәзерге кебек зур мөмкинлекләр булмады. Хәтта чит ил мультфильмнарын да ял көннәрендә генә күрсәтәләр иде. Әмма ташып торган балачак энергиясен кая да булса куярга кирәк бит. Шуңа без укудан буш вакытларда төзелеш барган урыннарда «эт куып» йөрдек, подвалларда мәчеләр куаладык, аяк киеме кремы белән фатир ишекләренең «глазок»ларын сыладык һәм башка шундый юк-бар эшләр белән күңел ачтык.
Тагын әле чит кеше почта әрҗәләреннән конвертлар ала идек. Гадәттә анда открыткалар була, ә без алардан матур картинкалар кисеп, стенага коллаж ясап ябыштырабыз. Һәм кайвакытта хатлар да эләгә иде. Кайсыларын кызлар укый һәм ачык килеш урынына сала. Берсендә миңа күрше подъездда яшәүче егерме яшьлек Гөлинә апага чит шәһәрдән бер егет хаты килеп эләкте.

Егет аңардан «шулай килеп чыккан» өчен гафу үтенә, бердәнбер мәхәббәт төненнән соң үзенең кайнар хисләрен аңлата (бу урында көлүем истә) һәм Гөлинә апаның үзенеке булуын үтенә иде.


Мин бу хатны да башкаларын кебек үк ташларга уйлаган идем, әмма ишек тавышы ишетелде. Әни эштән кайтты һәм мин теге хатны машинально өстәлдә яткан китап арасына кыс­тырдым. Иртәгәсен дус кызым яңа туган песи балаларын карарга чакырды, аннары мәктәптә контроль эш булды, аннары без гаиләбез белән ял итәргә киттек. Теге хат шулай итеп бөтенләй дә исемнән чыкты. Ун яшьлек кызга аның кирәклеге дә шуның гына кадәр иде шул ул вакытта, этлек – тыелганны эшләү процессы гына кызык иде.
Ә ун елдан соң, ул вакытта инде миңа егерме яшь иде, өйне җыештырганда теге конвертны таптым. Кабат хатны ашыкмыйча гына укып чыктым. Бәхетсез мәхәббәт тәҗрибәм бар иде инде һәм шуңа бу юлы бер дә көләсем дә килмәде, киресенчә, чит кешенең шәхси кичереш­ләрен үз күңелем аша үткәрдем. Гөлинә апа алдында шуның кадәр уңайсызлану сиздем.
Утыз яшьлек ул апа так и кияүгә чыкмады һәм әти-­әнисе белән яши бирде. Мин бу вакытта балачак шая­руым өчен җир тишегенә керергә әзер идем. Минем бер барысын да Гөлинә апага сөйлисем, бер, берни булмагандай, хатны чүп чиләгенә ташлыйсым килде... Ахырда, әлеге гамәлем өчен гафу үтенергә батырчылыгым җитмәде һәм ун ел буе китап арасында яткан хатны кире почта әрҗәләренә салдым.

 

Шуннан соң бер айлап вакыт узгандыр, институттан кайтып килә идем, күрше подъезд төбендә туй машиналарын күрдем. «Кызык, кем өйләнә икән?» дип уйлап куйдым. Кияү белән кәләш подъезд ишегеннән чыкты да, башкаларны көтеп тора башлады. Мин бер карау­да бәхетле һәм искиткеч чибәр кәләшнең кем икәнен танымадым да, чөнки гадәттә Гөлинә апа соры тычкан кебек киенә һәм беркемнең дә игътибарын җәлеп итәрлек түгел, ә ул көннеее... балкый иде!

 

Аннары, Гөлинә апа улы белән декрет ялында вакытта әниләренә килгәч, урамда коляска белән йөргәндә җаен туры китереп сораштым ничек кияүгә чыгуын.
Ул хатны кулына алып укыгач та, теге егет янына Түбән Новгородка киткән. Наил абый (иренең исеме) аны күргәч шаккаткан һәм чиксез шатланган. Ул, Гөлинә апа аны кичермәгәч (аның гафу сорап язган хатын мин алып укыганны ул каян белсен), башкага өйләнеп караган, тик хатыныннан аерылган һәм Мәскәүгә китәргә планлаштырган булган, өлгермәгән. Менә шулай килешкәннәр һәм кавышырга карар кылганнар.
Гөлинә апа ун елдан соң теге хатның гына каян килеп чыкканын аңламавын бик аптырап сөйләде. Ә мин телемне тешләп калдым, каян килгәнен бик әйтәсем килсә дә. Алар бәхетле, миңа да рәхәт, гаебемне юып төшергәндәй. Менә шундый хәлләр булган иде минем белән. Ялгышны кайчан төзәтсәң дә шатлык һәм бәхет китерә икән. Мин моны өсләрендә шундый йөк йөртүчеләргә гыйбрәт булсын дип яздым.

Эльвира.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев