Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Улым качып йөрмәде, чакыру килү белән үк «барам» диде

Җырчы Алсу Сөнгатуллинаның улы Айрат махсус операциядән 2 атналык ялга кайткан.

Җырчы фото-видеоларын соөиаль челтәрләрдә урнаштырган.
 

Айрат махсус операциягә беренчеләр рәтендә мобилизацияләнгән иде. Алсу Сөнгатуллина әле март аенда гына Айрат турында: «Улыбыз хәзер бик куркыныч урында… Элемтәгә сирәк чыга.

 

Чыкканда да бик сагынып сөйләшә.

 

Улым качып йөрмәде, чакыру килү белән үк «барам» диде. Иң мөһиме – аларның алдагы матур тормышка ышанычлары югалмасын иде. Безнең, мондагыларның да, төп максаты, миссиясе – якыннарыбызга ярдәм итү булырга тиеш. Егетләребез безнең янәшәдә икәнне тойсыннар. Алар үзләре генә беләләр нәрсәләр аша узганнарын. Дусларын югалталар, яраланучылар да бик күп, үлем белән күзгә-күз очрашалар», – дип сөйләгән иде.

 

Чыганак: TATAR-TODAY.RU - ИҢ ХАЛЫКЧАН ТАТАРЧА САЙТ! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев