Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Укуда да, спортта да алдынгы

Рәсемдәге спортчылар Мостафин Илфат, Галиуллин Инсаф, Галләмов Фәнис, Вахитов Инсаф, Гарифуллин Мирзанур, Мөхәммәтгалиев Айнур Яшел Үзән шәһәре көрәш мәктәбенең Олы Карагуҗа авылындагы филиалда тренер-укытучы Илшат Камалиев җитәкчелегендә шөгыльләнә. Яшүсмерләр арасында «Яшел Үзән» газетасы һәм ЯҮМР башлыгы призына уздырылган милли көрәш буенча ачык турнирда аларның дүртесе үз үлчәү авырлыгындагы төркемдә җиңүгә...

Рәсемдәге спортчылар Мостафин Илфат, Галиуллин Инсаф, Галләмов Фәнис, Вахитов Инсаф, Гарифуллин Мирзанур, Мөхәммәтгалиев Айнур Яшел Үзән шәһәре көрәш мәктәбенең Олы Карагуҗа авылындагы филиалда тренер-укытучы Илшат Камалиев җитәкчелегендә шөгыльләнә. Яшүсмерләр арасында «Яшел Үзән» газетасы һәм ЯҮМР башлыгы призына уздырылган милли көрәш буенча ачык турнирда аларның дүртесе үз үлчәү авырлыгындагы төркемдә җиңүгә лаек булды. Мирзанур - II, Айнур - III урында. Ә аларның берсе - Галләмов Фәнис, боларына өстәп, техник алымнарны оста кулланып көрәшкән өчен, ике ел рәттән газета призын да ала. Олы Яке Сабан туенда да, көрәшеп, ике ел батыр калган ул. Бу яшүсмерләр укуда да өлгер, ярышта да. Тренерлары да аларның мәктәптәге өлгерешләрен гел тикшереп тора. Хәзер алар республика күләмендәге бәйгеләргә җыена. Сабантуйларына да ерак калмаган, анда да мәйданга чыкмый, көчләрен сынамый калмас алар. Спортка тартылып, һәр түгәрәккә йөгерә-йөгерә килеп осталыкларын арттырулары нәтиҗәсез узмый, ярышларда алар беренчеләр рәтендә. Илфат, Инсаф, Фәнис, Инсаф - Олы Якедә яши һәм күнегүләргә Олы Карагуҗага йөри. Җиде ел Илшат Камалиев, Олы Якегә үзе барып, аларны көрәш нечкәлегенә өйрәткән булган. Хәзер инде спортчы, тырыш көрәшчеләргә ике авыл арасы берни түгел. Мирзанур Бишнәдән килә. Айнур - Карагуҗаныкы. Аларның Кукмарада узачак Федерация кубогы ярышыннан җиңеп кайтуларын телибез.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250