Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Украинадагы махсус хәрби операция вакытында Сабантуйларны үткәрмәскә

Журналист Илнур Фәйзрахманов быел Сабан туен үткәрмәскә чакыра

Журналист Илнур Фәйзрахманов Украинадагы махсус хәрби операция вакытында Сабантуйларны үткәрмәскә тәкъдим итә. Ул социаль челтәрдәге сәхифәләрендә бу мәсьәлә белән район башлыкларына, Татарстан Дәүләт Советы депутатларына мөрәҗәгать иткән.
 

«Бүген, соңгы яртыеллыктагы вакыйгалар борылышын исәпкә алып, четерекле, әмма урынлы мәсьәләне күтәрәсем килә. Акыл сатмыйм. Үзем генә җавап табалмаган сораулар белән бүлешәм. 2003 елдан бирле Сабан туйлары, авыл җыеннарында эшләп киләбез. Команда белән дә, үзем генә алып баручы буларак та… Елның-елында, Олимпия уеннарына әзерләнгән спортчылардай, язга чыгуга яңа шигырьләр, яңа шоу номерлары, яңа команда туплый башлый идек. Ә иң көтеп алганы беләсезме нәрсә?! Татарстан башлыгының Сабантуйларны уздыру көннәрен билгеләгән карарын көтү иде.

 

Ә быел?!

Ә быел, Татарстан Рәисе Сабан туе һәм башка милли бәйрәмнәрне карар нигезендә уздыртмас, дигән зур өметтә калам. Район, шәһәр башлыклары да, этика һәм мораль ягын уйлап, үз халкына аңлатыр, дип ышанам.

Егет-кызларыбыз ут астында булганда, Сабантуйда күңел ачуны күз алдына китерә алмыйм мин.

2013 елда Казанда, «Боинг» очкычы фаҗигасендә үлүчеләрнең кырыгына туры килә, дип, Яңа ел корпоративларын уздырмауны бердәм генә хәл иттеләр бит.

...Күршеңнең, туганыңның иң заманча кораллар кулланып алып барылучы бәрелештә икәнен белә торып, көтү шикелле мәйданда «күшәп» йөрүне, гафу итегез, кабул итә алмыйм.

Әйе. Сабан туйлары – безнең өчен хезмәт урыны. Акча эшләү мөмкинлеге. Әмма быел түгел!!!

 

2020 елда да уздырмадык бит. Беребез дә үлмәде. Быел да җитәкчеләребезнең акылы өстен чыгар, һәм Татарстан, илдәге вазгыятьне исәпкә алып, милли бәйрәмнәрне уздырудан тыелыр, дип көтәм», – дип, уй-фикерләрен җиткергән Илнур Фәйзрахманов.
 

Бу хакта Интертат: иң популяр татар сайты яза
Фото: Илнур Фәйзрахмановның социаль челтәрдәге битеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бер карганда дерес тә кебек, э икенче яктан карасаң, авыл кешесенең ел буе кэтеп алган бәйрәменнэн мэхрум итмэкчелэр. Казанда шәһәрдә утырып авыл халкын бик ук аңлап бетереп булмый шул...