Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Уфада «Туган як», «Уфтанма» җырларын башкарып танылган шоумен вафат булган

Уфада «Туган як», «Уфтанма» җырларын башкарып танылган шоумен Боджей Давид вафат булган

Аңа нибары 42 яшь була. Февральдә ул комага киткән була. Сәбәбе — шикәр чире.

Дусларының аны коткарырга тырышулары уңышсыз була, һәм Баджей Давид хастаханәдә үлә. Кайгылы хәбәрне аның туганнарына җиткергәннәр инде. Артистны Уфада җирлиләр.

Уфада медицина университетын тәмамлаган Баджей Давид Нигериядә туган. Ул вокалист булып эшли һәм чаралар алып бара, рус, башкорт һәм татар телләрендә чыгыш ясый. Ул «Туган як», «Уфтанма» җырларын башкарып танылды.

 

Чыганак:Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев