Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Уфада фаҗига: Күп балалы әти кеше 6 һәм 13 яшьлек ике улын үтереп ташлаган

3 февральдә иртә белән Уфада Степан Кувыкин урамындагы фатирда коточкыч җинаять турында экстрен хезмәтләргә хәбәр итәләр.

 «Башинформ» чыганагы белешмәсе буенча, күп балалы гаиләдә әти кеше һәм ике бала һәлак булган.

«Якынча белешмә буенча, иртән иртүк бер хатын күршесенең ишегенә шакый. Ул 10 яшьлек кызы белән була. Бу хатын күршесенең иренә үзенең ире белән сөйләшеп карауны сорап ялвара. Ул иренең адекват булмавын, өйдә җәнҗал чыгаруын әйтә. 

Күршеләр бергәләп җәнҗал булган фатирга бара, тик ишек бикле була. Алар коткаручыларны чакыра һәм ишекне тышкы яктан ватып ачалар. 

Фатир эчендә коточкыч картина була – биредә 6 һәм 13 яшьлек ике малай мәете, аларның атасының мәете табыла. Балаларның гәүдәсендә пычак белән яралаган эзләр була. Якынча версия буенча, әти кеше балаларын үтергән, аннары үз-үзенә кул салган», – диелә хәбәрдә.

Агентлык чыганагы белешмәсе буенча, гаилә хисапта тормый, ир-ат зур компаниядә эшли, хәзер отпускта була.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Соңрак «Башинформ» хәбәр иткәнчә, ир-атка 41 яшь, ул «Нефтеавтоматика» компаниясендә инженер булып эшли. Психиатрда хисапта тормый. 33 яшьлек хатыны белән 7 (башта 6 дип хәбәр ителде) һәм 13 яшьлек ике малай, 10 яшьлек кыз үстерәләр. Фаҗига иртәсендә ул аек була. Башта хатынын буа башлый, хатын кызын алып фатирдан чыгып китә, күршеләргә кереп ярдәм сорый. Шул чакта ир-ат фатир ишеген эчтән бикли һәм балаларын да, үзен дә үтерә, диелә хәбәрдә.

Бу хакта Интертат: иң популяр татар сайты яза

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев