Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Туйны сылтау итеп, тун тектергәннәр

Узган елгы сабантуе Норлат халкы күңелендә матур хатирә булып саклана. Бәйрәмнең матди ягын уйлап та, аңа иң мөһим чара дип карыйлар анда.

Мисалга, авыл аша мәйданга таба 3 миллион сумлык өр-яңа асфальт юл салынды ул җәйдә. Кыскасы, туйны сылтау итеп тун тектергәннәр, дип әйтергә ярый.

Норлатта исәп-хисапны ярата торган акыллы кеше яши һәм алар акчаны санап, аның ничек тотылуына күз-колак булып тора икән. Шундагы урта мәктәптә акча бүленешендәге гаделсезлек турында җыенда бирелгән сорауны ишеткәч туды бу фикер миндә. Дөресен генә әйт­кәндә, әлеге сорау яңгырагач, гайбәт чыгару гына түгелме икән бу дигән шик тә уянды. Сорау язылган кәгазь кисәгендә авторының исем-фамилиясе юк иде бит. Дәгъваның чынмы яисә яла ягумы икәнлеген тәгаен гына әйтеп булмаса да, ЯҮМР башлыгы Александр Тыгин бу сорауны игътибарсыз калдырмады.

- Акча мәсьәләсенә килгәндә, аны документларсыз сез дә, без дә ачыклый алмабыз. Аның очына бары тик бәйсез белгечләр комиссиясе ревизия ясап кына чыга ала. Хакыйкатьне шулай ачыкларбыз, борчылмагыз, - дип җавап бирде ул әлеге сорауга.

Язманың тулы вариантын газетабыздан укыгыз.

Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X