Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Түләү керемгә бәйле

Пособие 55 мең балага максималь күләмдә бирелә

8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга айлык пособие Татарстанның мәктәп яшендәге 55 мең баласына максималь күләмдә бирелә.

Гаиләләргә мондый түләү күләме Татарстан Республикасында балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумын – 11 476 сум тәшкил итә.
Пособиене рәсмиләштерү шартлары буенча түләү, ата-аналарның керемнәренә карап, 50%, 75% яки яшәү минимумының 100% күләмендә булырга мөмкин. База күләмендә пособие билгеләгәч тә (яшәү минимумының 50%ы ) гаиләдә бер кешегә керем уртача яшәү минимумыннан кимрәк булса, түләүне 75% ка кадәр арттыралар. Әлеге күләмдә пособие билгеләгәч тә гаиләнең уртача кереме яшәү минимумыннан кимрәк булган очракта, Пенсия фонды аны максималь күләмдә – төбәктә яшәү минимумының 100%ы итеп билгели.
Аны хисаплаганда, мохтаҗлык критерийлары кулланыла, алар керемнәр белән беррәттән гаиләнеке булган мөлкәтне дә үз эченә ала.
Пособиене рәсмиләштерү процедурасы гади. Күпчелек очракта аның өчен гариза бирү дә җитә. Калган мәгълүматларны Пенсия фонды дәүләт мәгълүмат системалары һәм ведомствоара хезмәттәшлек аша раслый.


Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында, Пенсия фонды һәм күпфункцияле үзәкләрнең клиентлар кабул итү офисларында тапшырырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 1 гыйнварыннан балаларга һәм йөкле хатын-кызларга Бердәм пособие кертелә, ул гамәлдәге алты төр ярдәм чарасын берләштерәчәк (бала тууга яисә уллыкка алуга бәйле түләүләр; бала 3 яшькә җиткәнчегә кадәр түләүләр; 3 яшьтән 8 яшькә кадәрге һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга түләүләр).

Ата-аналарның керемнәренә карап, пособие дифференциацияләнгән: ул төбәктә яшәү минимумының: 50%, 75% яки 100%ы күләмендә билгеләнә. Хәзер 3 яшьтән 8 яшькә кадәрге һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләргә пособиеләр әлеге кагыйдәләр буенча түләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев