Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тулай торакта янгын

Зеленодольск шәһәренең Чапаев урамындагы 1нче йортның подъездында төтенне яшәүчеләр үзләре күреп ала.

Янгын сүндерүчеләрне чакыралар. Алар килгәнче, кешеләр үзләре урамга эвакуацияләнә. Урынга килгән янгын сүндерүчеләргә 9 каттагы бүлмәнең януы турында хәбәр итәләр. Югарыга күтәрелгәч, алар утны тиз арада сүндерәләр. Ачыкланганча, бүлмәдәге иске әйберләр янган. Хуҗа хатын үзе дә урамга чыгып йөгергән. Янгынның сәбәбе - хатын-кызның ризык әзерләгән электр плитәсе. Нәтиҗәдә, беркем дә зыян күрмәгән. 3 квадрат метр мәйданда әйберләр янган.

 



Сүз уңаеннан, Чапаев урамындагы 1нче йортта янгыннар һәм ут чыгулар даими рәвештә була. Биредә яшәүчеләрнең контингенты төрле, эчкече гражданнар күп, алар асоциаль тормыш рәвеше алып баралар. Еш кына янгыннарның сәбәбе электр җылыту приборлары, шулай ук исерек килеш караватта тәмәке тарту була.


ЯҮМР буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге хезмәткәрләре халыкны уяулыкны югалтмаска, иминлек чараларын даими истә тотарга һәм үз мөлкәтләре һәм гаиләләре турында кайгыртырга чакыра!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев