Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Туберкулез – йогышлы авыру

24 март ел саен туберкулезга каршы көрәш көне буларак билгеләнә. Әлбәттә, бу ел да искәрмә түгел. Туберкулез ул иске һәм яңа авыру. Ни өчен дигәндә, аның турында инде 7000 ел элек үк билгеле булган: эзләре мумияләрдә дә табылган. Әмма бүген дә туберкулез үз позициясен бирми һәм йогышлы авырулар исемлегендә «1нче...

24 март ел саен туберкулезга каршы көрәш көне буларак билгеләнә. Әлбәттә, бу ел да искәрмә түгел.

Туберкулез ул иске һәм яңа авыру. Ни өчен дигәндә, аның турында инде 7000 ел элек үк билгеле булган: эзләре мумияләрдә дә табылган. Әмма бүген дә туберкулез үз позициясен бирми һәм йогышлы авырулар исемлегендә «1нче номерлы үтерүче» булып теркәлә.
Россиядә ел саен 3 меңгә якын кеше шушы авырудан үлә. Тик ситуация бар җирдә дә бер төрле түгел. Ә менә Яшел Үзәндә ул һич оптимизм уятмый. 2011 елда 84 яңа авыручы ачыкланып, шуларның берсенә үлгәч кенә диагноз куелган. Ә шәһәр һәм районда фтизиатрда 261 кеше исәптә тора. 11 кешенең шушы авырудан гомере киселгән. Бу авыруларның социаль статусы да төрле. Әмма туберкулез күбрәк физик яктан какшаган, начар тормыш шартларында яшәүчеләрне ярата. Шуңа карамастан туберкулез - йогышлы авыру. Димәк, ел саен Россиядә 60 мең авыру һәм шуларга өстәп 60 мең хроник авыру озак вакыт йогышлы микобактерияләр бүлеп чыгара дигән сүз. Шундый киеренке шартларда авыру ничек тиз таралмасын. Бер бацилляр авыру ел әйләнәсендә контактта булган 30 кешегә авыру йоктыра ала. Кызганычка, авыруларның өчтән бер өлеше сакланмый: режимны боза, эчә, стационардан качып чыга, дәвалану курсын узмый.
Туберкулезга шикәр диабетлы, ашказаны-эчәк, үпкә, ВИЧ авырулы кешеләр һәм эчкечеләр бик тиз бирешә. Ашамлыкларны урамнан сатып алырга ярамый. Туберкулезны иртә ачыклаганда аны җиңеп була. Моның өчен балаларга һәм яшүсмерләргә Манту пробасы, өлкәннәргә флюорография ясарга кирәк.
Узган елда безнең районда 81925 кеше тикшерелеп, шуларның 46сында бу авыру флюорография ясаганда ачыкланган. Әмма соңгы ике елда 931 кеше тикшерелмичә кала.
«Туберкулез таякчыгы бик хәйләкәр, аны җиңүе авыр», - ди табиб-фтизиатр «Пьяный ангел» фильмында. Чынлап та, тормыш күрсәтүенчә, бу шулай. Туберкулезның төп каршылыгы кешеләрнең сәламәтлекләрен кайгыртуда. Шуны онытмыйк: без үзебез алдында гына түгел, җәмгыять каршында да җаваплы.
Надежда Лежнина,
«ТРда гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның бүлек мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X