Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Төркиянең тыелган җиләк-җимеше Россиягә башка илләр аша кертелә

Төркиядән Россиягә кертү тыелган җиләк-җимеш һәм яшелчәнең башка илләр аша безнең киштәләргә менеп кунаклау ихтималы бар. Белгечләрнең фикере шундый.

Аерым алганда Евразия икътисадый берлегенә кергән илләр аша кертелү мөмкинлеге бар, диелә. Исегезгә төшерәбез, Төркиягә каршы санкцияләргә әлеге берлеккә кергән Россиянең союздашы булган бер генә ил дә кушылмады. шуңа да, белгечләр фикеренчә, әлеге илләр продукцияне Россиягә кертеп, өстәмә табыш алу мөмкинлеген кулдан ычкындырмаячак.

Күзәтүләр күрсәткәнчә, 2015 елда Россиягә кертелгән кивиның - 20, хөрмәнең - 10, төче чия һәм чиянең - 31 %ын Белоруссия товары яулап торды. Ә ике ел элек кенә әлеге төр җиләк-җимешләр буенча илнең өлеше 1 %тан азрак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X