Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тревога сигналы һәр мәктәптә бар

Яшел Үзән ведомстводан тыш сак хезмәте хезмәткәрләре Осиновоның Карпов исемендәге лицеенда өйрәнүләр уздырды.

Әлеге чара тревога сигналы булганда полиция нарядларының эшен тикшерү максаты белән уздырылды. Сценарий буенча билгесез кешеләр мәктәп территориясенә кереп сугыша башлады. Лицей җитәкчелеге шунда ук тревога төймәсенә басып полиция чактыртты. Тревога сигналы шунда ук ведомстводан тыш сак хезмәте диспетчерына килде һәм мәгълүмат эчке эшләр бүлегенең кизү тору частена бирелде. Нәтиҗәдә санаулы минутлар эчендә урынга полициянең Осиново бүлеге хезмәткәрләре килеп җитте, ә аннан соң ОВО экипажы да вакыйга урынында иде инде.

Килеп җиткән полиция хезмәткәрләре ызгыш чыгаручыларны оператив рәвештә тоткарлады. Әлеге өйрәнүләрне оештырган ведомстводан тыш сак хезмәте бүлеге җитәкчесе Гомәр Миңнуллин сүзләренә караганда, мәгариф учреждениеләре эчке эшләр министрлыгының аерым контрольлегендә тора. Шуңа күрә мондый учреждениеләр хокукка каршы гамәлләрне кисәтү һәм булдырмау максатыннан полицияне тиз арада чакырту төймәләре белән җиһазландырылган. Бүгенге көндә халык күп була торган урыннарда (алар район һәм шәһәрдә 200дән артык) хокукка каршы гамәлләр булдырылмаган.

Лилиана Куликова.

Фотода: Гадәттән тыш хәлләр булмасын өчен полиция полковнигы Гомәр Миңнуллин лицей директоры Эльвира Королева белән инструктаж уздыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев