Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТРда товар поезды вагоннарының рельстан төшүе буенча тикшерү бара

Хәзерге вакытта һәлакәтнең барлык шартларын ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү чаралары комплексы уздырыла РФ Тикшерү комитетының транспортта Идел буе тикшерү идарәсе тарафыннан товар поезды вагоннарының рельстан төшүе буенча тикшерү уздырыла. Тикшерү органының башлангыч мәгълүматы буенча, бүген якынча сәгать 5.50дә Куйбышев тимер юлының Тихоново - Тойма арасында 197 нче километрында "ВАЗ-2108" автомобиле тимер...

Хәзерге вакытта һәлакәтнең барлык шартларын ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү чаралары комплексы уздырыла

РФ Тикшерү комитетының транспортта Идел буе тикшерү идарәсе тарафыннан товар поезды вагоннарының рельстан төшүе буенча тикшерү уздырыла.

Тикшерү органының башлангыч мәгълүматы буенча, бүген якынча сәгать 5.50дә Куйбышев тимер юлының Тихоново - Тойма арасында 197 нче километрында "ВАЗ-2108" автомобиле тимер юл аркылы чыгу урынына чыккан һәм 76 вагоннан торган 2601 номерлы йөк поезды белән бәрелешкән, нәтиҗәдә 20 вагон рельстан төшкән. Машина йөртүчесе һәлакәт урыныннан югалган.

Нәтиҗәдә, тимер юлларга зыян килгән. Зыян күрүчеләр юк, газ һавага чыкмаган. Һәлакәт урынына ярдәм итү поезды килгән. Ремонт эшләре якынча бер тәүлектән тәмамлана.

Һәлакәт урынына тикшерү-оператив төркеме һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре чыккан. Хәзерге вакытта һәлакәтнең барлык шартларын, салынган зыянны ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү чаралары комплексы уздырыла.

Тикшерү нәтиҗәсе буенча, поезд машинисты, машина йөртүченең эш-гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк һәм процессуаль карар кабул ителәчәк, дип хәбәр итә РФ Тикшерү комитетының транспортта Идел буе тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X