Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тракторларны энә күзеннән үткәрделәр

Күптән түгел «Красный Восток»- Агро» җәмгыятенең «Сельхозтехника» оешмасында авыл хуҗалыгы тракторларына, прицепларга һәм үзйөрешле башка техникага техник күзәтү уздырылды. Аның гамәли өлеше «Гостехнадзор» район инспекциясенең техник караулары белән башланды. Җәмгыятьнең 86 тәгәрмәчле, 5 чылбырлы тракторы, 16 тагылма арбасы бар. Баш инспектор Мансур Мөхәммәтҗанов җитәкчелегендәге комиссия аларның һәркайсын энә күзеннән үткәреп...

Күптән түгел «Красный Восток»- Агро» җәмгыятенең «Сельхозтехника» оешмасында авыл хуҗалыгы тракторларына, прицепларга һәм үзйөрешле башка техникага техник күзәтү уздырылды.
Аның гамәли өлеше «Гостехнадзор» район инспекциясенең техник караулары белән башланды. Җәмгыятьнең 86 тәгәрмәчле, 5 чылбырлы тракторы, 16 тагылма арбасы бар. Баш инспектор Мансур Мөхәммәтҗанов җитәкчелегендәге комиссия аларның һәркайсын энә күзеннән үткәреп кабул итте.
Әлеге күрсәтмә чарада үзйөрешле машиналарга һәм прицепларга техник карау хөкүмәт куйган таләпләргә туры китереп башкарыла. Алар арасында иң мөһимнәрдән берсе - техниканың дәүләт теркәве узган булуы һәм тракторчының үзе белән тиешле категория куелган йөртү таныклыгы булуы. Тракторларның төзеклеге катгый инструменталь контроль аша уза, ягъни руль һәм тормоз сис­темалары, двигательнең дөрес эшләве махсус приборлар белән тикшерелә. Шулай ук үз­йөрешле машинаның ничек техник хезмәт күрсәтелүенә, ремонтлануына, тышкы кыяфәтенә, буялуына, арткы якны күрсәтү көзгесе булуына, сигнал утларының төзеклегенә әһәмият бирелә. Тракторның янгын сүндергеч, аптечка белән комплектландырылуы да мөһим.
Техника кеше сәламәтлегенә һәм әйләнә-тирә мохиткә зыян китермәскә тиеш, - ди Мансур Мөхәммәтҗанов.
Прицеплар дәүләт теркәве узган, ремонтланган-буялган, куркынычсызлык троссы куелган булырга тиеш. Шулай ук үзлегеннән кузгалып китүне кисәтүче башмаклар булу, яктылык һәм кисәтү сигналларының эшләве шарт. Арбаларны тышкы яктырту приборлары белән җиһазлау мәҗбүри чара. Арба яктыртылмау аркасында, республикада ел саен кеше үлеме белән тәмамланучы фаҗигаләр була.
Күгештә физик затлар әлеге җаваплы чараны елның-елында беренчеләрдән булып һәм тиешле таләпләргә туры китереп башкаралар. Быел да механизаторлар үзләренең эшләрен җиренә җиткереп үтәгәннәр. Техник карау уздырган «Гостехнадзор»ның район буенча бүлек башлыгы Мансур Мөхәммәтҗанов алар эшеннән канәгать калуын белдерде һәм башкаларга үрнәк итеп куйды.
Марат Закиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев