Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Төзәтү урынында өч ел «төзәтәчәкләр»

Кибеттән акча урлаган яшел үзәнле гаебен таныган

Прокуратурада элек хөкемдә булган 24 яшьлек ирнең җинаять эшен карап, гаепләү карары чыгару өчен аны судка юнәлткәннәр. Чынбарлыкта бу кеше РФ Җинаятьләр кодексының 158нче маддәсенең 2нче өлеше (урлау) нигезендә гаепләнә.

Кызганычка, судта эше беренче тапкыр гына каралмаган яшел үзәнле төзәлмәгән һәм кабат кыңгыр эшен кылган. Моңа кадәр дә бит аның суд каршына басканы һәм җәза алганы булган. Ни өчен билгеләнгән җәзалар андыйларны төзәтә алмый икән? Шунысы бит гаҗәпкә сала. Кеше мөлкәтенә кул салганчы, акчаны үзенә эшләп табасы урында җинаятьләрен кабат-кабат кыла.


Судта ачыкланганча, 2022 елның 26 гыйнварында гаепләнүче Комсомольская урамындагы зоотоварлар кибетеннән, ишеген ватып кереп, 17 мең сум акча урлап чыккан.

Бу егеткә судта үз гаебен танырга гына кала. Гаепләнүченең элеккеге хөкем карарлары буенча да җәзаларының үтәлеп бетмәве исәпкә алына. Шулай итеп, үзенә үзе җәза эзләп йөрүче суд карары нигезендә катгый режимдагы төзәтү колониясендә 3 ел утырачак. Колония бу яшь кешене төзәтә алырмы, анысы икеле. Кемнең иреге чикләнгән урыннардан яхшы якка үзгәреп чыкканы бар? Аннан аның тагын да усалланып чыгуы бик ихтимал. Төзәтү урыныннан тәртибен төзәтеп чыкса бик хуш. Җәмгыятькә кирәге чыксын өчен акчаны тир түгеп табарга өйрәнергә кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев