Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тормышыбызны әрәмгә туздырабыз

...Балаларымны йок­ларга салганда бер проблема күңелемне телеп үтте.

Без һәрвакыт телефонда, ноутбукта. Балаларыбызга вакыт җитми. Алар үз урыннарына барып яткач, караватлары янындагы утны кабызам, кечкенә-кечкенә генә ике әкият укыйм, «пәп» итеп, өсләренә ябам да, йоклап киткәннәрен дә көтмичә, кабат компьютер артына утырам. Соңрак ишекләрен ачып карыйм –
йоклыйлар.

Мондый тормыш мин балага узгач башланды. Эшемнән китәргә туры килде һәм ирем үзенең канәгатьсезлеген белдерә башлады. Аны да аңларга була, акча чыгымнары артты, ә бюджет – кимеде. Иремә булышырга карар кылдым һәм интернетта акча эшләү җаен таптым. Заказлар күп, ә вакыт аз. Барысы да бер күчкә өелде. Өйдә, ишегалдында һәм бакчада мең төрле мәшәкать – безнең үз йортыбыз. Балаларга күбрәк вакыт бирергә тырышасың, нәтиҗәдә – барыбер аз. Шуңа барып җитте – без бөтен җирдә телефон һәм планшет белән йөри башладык.
Акчаны күбрәк эш­либез, балаларга вакыт әзрәк кала. 7 айлык улым­ны бер кулым бе­лән ашатам, икенчесе белән заказлар җыям. Алар уйный – мин язам. Йокларга яталар – язмамдагы хаталар өстендә эшлим. Урамда уйнаганда да яңа заказларны күз уңыннан ычкындыр­маска тырышам. Гаиләбез белән ял итү, туган көннәр уздыру (балаларныкыннан кала), башка даталарны билгеләү традициясе юк.
Уйланганнан соң, шуны аңладым: без эш белән акланырга тырышабыз. Мин атнасына ике тапкыр интернет аша йорт һәм бакча өчен кирәк-яраклар сайлап алам. Яшелчә, чәчәк үсентеләре карыйм. Ашламаларга заказ бирәм. Буш вакытымны да интернетта туздырам. Ирем уен уйный, яңалыклар, яңа чыккан техникалар, фильм һәм видеолар карый. Бөтен вакытны «сетьтә» үткәрәбез. Юкка гына «сеть» дип аталмаган, аның ятьмәсенә бер эләксәң, тиз генә ычкынырмын димә.
Тирә-юньгә күз салсаң, бөтен дөнья яңа технологияләрдә. Кешеләр ни рәвешле вакытларын, көчләрен һәм сәламәтлекләрен бетерүләрен сизми дә. Телефон безнең нервларны бетерә. Әти-әниләр кызып китүчәнгә әйләнә һәм балаларына акыра. Аерылышулар, гаиләдә көч кулланулар арта.
Иң мөһиме: планшетка «ябышып» калмыйча, гаилә турында уйларга, күбрәк вакытны балалар белән уздырырга кирәк, алар белән шөгыльләнергә, өйрәтергә, төрле яклап үстерергә.
Үз тормышыбызны без үзебез корабыз. Безнең тотышыбызны балалар кабатлый: бер минутка да аерылмыйча компьютер, телефонда утыралар, безнең белән аралашмыйлар, проблемалары белән уртаклашмыйлар. Үз эчләренә бикләнәләр.
Гаджетлар булуы – әйбәт. Киләчәк белән бергә атлыйбыз – шәп. Әмма гаиләгез белән аралашырга онытмагыз! Баланың ышанычын югалтмагыз!
Технологияләр хисләр дөньясын җимерә, соңгы елларда сизәсездер, кешеләр каты бәгырьләнде, битараф затларга әверелде. Сак булыгыз! Гаджетлар аркасында тормыштагы мөһим мизгелләрне: балагызның беренче адымын, беренче тешен күрми, беренче сүзен ишетми калмагыз! Интернетның чамасын белегез! Тормышыгызны «ашарга» һәм «йотарга» бирмәгез!
Әле үземнең дә бу киңәшләрне үтәргә өйрәнәсем бар, шулай да күбрәк вакытымны балаларыма багышлый башладым һәм аларның да миңа якынаюларын сизәм.

Гаиләгездә җылылык теләп калам.
Алсу, Осиново.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев