Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Тормышка ашарлык бурычлар куярга кирәк»

Яшел Үзән муниципаль районының йомгаклау медицина советында ТР Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин катнашты

Аның эшенә керешкәнче министр район башлыгы Михаил Афанасьев озатуында берничә медицина учреждениесенә барды. Алар башта Осиново күп профильле поликлиникасын карады, аннан соң Яшел Үзән медицина көллияте студентлары һәм укытучылары белән очрашты, хирургия корпусында булды.

Районда яшәүчеләрнең уртача гомер озынлыгы мөһим күрсәткеч булып тора һәм 2022 елда ул 71,4 яшьне тәшкил итте, – дип чыгышын башлады Яшел Үзән район үзәк хастаханәсе баш табибы вазифасын башкаручы Эльмир Гатин. – Кадрлар дефициты җитди проблема булып кала.

Табиблар, бигрәк тә тар белгечләр җитешмәү хәзер хроник авыру кебек, елдан-ел үзен ныграк сиздерә. Район буенча 357 табиб исәп­ләнеп, комплектлану – 59 процент. Күбесе – пенсия яшендә, йә пенсиягә чыгу алдында тора. Шулай да, хисап елында 40 яңа табиб эшкә алынган. Белгечләрне җәлеп итү буенча төрле программалар һәм грантлар гамәлгә ашырылса да, әлегә алар проблеманы хәл итми.

– Кызганычка, кадрлар дефициты эшчәнлек күрсәткечләрендә дә чагылыш таба, – диде җитәкче. – Башка еллардагы кебек йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары өстенлекле булып кала. Онкологиядән үлем-китемнәр – икенче, ашкайнату системасы авырулары – өченче позициядә.


Сүз дә юк, сәламәтлек сак­лау системасы үсеше район өчен өстенлек­ле бурыч булып кала һәм бу юнәлештә республика ярдәме дә сизелерлек. Икүләм проектлар кысаларында 2 елда авыл җирлекләрендә 4 ФАП файдалануга тапшырылган. Ә быел алар өчәү төзеләчәк. Шул ук вакытта Васильево район хастаханәсендә – ремонт, Осиновода күп профильле поликлиника төзелеше дәвам итә.

Педиатрия хезмәте торышы буенча чыгыш ясаган 1нче поликлиника мөдире Дина Жукова яңа поликлиника ачылу балаларга хезмәт күрсәтүдә мөмкинлекләрне арттыруын билгели. Әмма матди-техник база яхшы булып та, кайбер җиһазлар, белгечләр булмау сәбәпле, тик торыр­га мәҗбүр. «Ничек кенә булмасын, әлеге заманча поликлиника өчен респуб­лика хөкүмәтенә, министрлыкка без рәхмәтле һәм балалар сәламәтлеген ныгытуга бөтен көчне куячакбыз», – диде ул.

Халыкка онкология ярдәме күрсәтүдә дә проблемалар күп. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы Эдуард Ногъманов Яшел Үзәннең онкология авырулары буенча республикада унынчы урында торуын, авыручыларның артуына потенциал күп булуын, кадр­лар мәсьәләсенең катас­трофа хәлендә калуын билгеләде. Кызганычка, кайбер җиһазлар, әйтик, колоноскоп эффектив кулланылмый. Әгәр мобилизацион һәм мотивацион программа кабул ителмәсә, район онкология ярдәмен югалтырга мөмкин, дип искәртте куратор-онколог.

Эмоциональ чыгышлардан соң министр Марсель Миңнуллинның фикер-тәкъдимнәре күп булды.

– Диспансеризация буенча эшнең канәгатьләнерлек дәрәҗәдә алып барылмавы барысын да үз артыннан тарта, – диде ул. – Бу мәсьәләне, белгәнегезчә, ТР Рәисе дә күтәреп чыкты һәм безнең алга зур бурычлар куйды. Ә яман шеш авырулары – аерым тема.


Ул бу кайнар ноктада баш онкологның ярдәме таләп ителүен, хәзер районнардагы медицина системасының Казан клиникалары кураторлыгына алынуын билгеләде. Яшел Үзән 7нче шәһәр хастаханәсенә беркетелергә мөмкин. Шулай ук кадрлар белән тәэмин ителештә дә яңалыклар булачак, шуларның берсе – яшь белгечне беренче чиратта торак белән тәэмин итү, болардан тыш, предприятиеләргә медицина тикшеренүләре уздыру өчен килешүләрне дәүләт учреждениеләре белән төзүгә өстенлек бирергә, цифрлаштыруга җитди карарга туры килер.

 

«Билгеләнгән траекторияләрне үтәргә, иҗади эшләргә, тормышка ашарлык бурычлар куярга кирәк. Район катлаулы, шуңа күрә бергә һәм ярдәмләшеп эшләргә әзер», – диде ул.


Район башлыгы Михаил Афанасьев очрашуның мөһимлеген ассызык­лап: «Район халык саны буенча республикада бишенче урында тора. Җәен ул сан икеләтә арта. Бу ...

 

Язманы тулысынча газетабызның 17 март санынан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев