Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Торак шартларын Ана капиталы хисабына яхшырталар

Агымдагы елда Татарстанда 18,4 меңнән артык гаилә Ана капиталын торак шартларын яхшыртуга тоткан.

Бу аны файдалануның иң популяр юнәлешләренең берсе – ел башыннан барлыгы 65,2% гариза бирелгән.


16,1 мең гаилә торак сатып алуга яки төзүгә алынган кредитның беренче кертемен Ана капиталы белән түләгән яисә шул максатка алынган кредитны тулысынча шуның хисабына каплаган. Тагын 2,3 мең гаилә торак шартларын кредит акчаларын җәлеп итмичә генә яхшырткан. Бу максатларга Пенсия фонды гаиләләргә 10 миллиард сум акча күчергән, бу быел Ана капиталы бирүгә юнәлтелгән барлык сумманың 95 процентын диярлек тәшкил итә.


Ана капиталы акчасын торак шартларын яхшыртуга сертификат алырга хокук биргән балага өч яшь тулгач сарыф итәргә мөмкин. Бары тик ипотека буенча төп бурычны түләү яки беренче кертемне каплау гына искәрмә булып тора. Бу очракта сертификат акчаларын бала тугач яки уллыкка алынгач ук тотарга рөхсәт ителә.


2020 елның апреленнән кредитка (ипотекага) торак сатып алганда Ана капиталын файдалану турындагы гаризаны турыдан-туры кредит рәсмиләштерелә торган банкта тапшырырга мөмкин. Гаризаларны һәм кирәкле документларны банк лар Пенсия фондының территориаль органнарына электрон элемтә каналлары буенча тапшыра. Болай эшләү Ана капиталы чараларыннан файдалануны тизләтергә мөмкинлек бирә, – дип билгеләп үтте Та тарстан Пенсия фонды бүлек чәсе идарәчесе
Эдуард Вафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев