Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тирән кайгы

Түбән Кама журналисты Александр Комаров махсус хәрби операция зонасында һәлак булды

Бүген Түбән Кама журналисты, «Татмедиа» АҖ НТР медиахолдингы хезмәткәре Александр Комаровның һәлак булуы турында билгеле булды. Бу хакта Александрның хатыны Яна Аникова хәбәр итте.

Александр армиядә чакырылыш буенча хезмәт итми, ләкин Ватанны яклау өчен сафка басу – һәркемнең хөрмәте һәм бурычы дип саный. Ул бу мөмкинлеккә ирешә, илне яклау хокукын исбатлый һәм Татарстанның “Алга” исемле батальоны волонтеры сыйфатында хезмәт итә башлый.

Александрның хезмәттәшләре аның турында талантлы тележурналист иде дип искә ала. Ул 2010 елда НТР телеканалында эшли башлый: башта хәбәрче, яңалыклар алып баручы була, соңгы елларда программалар җитештерү бүлеген җитәкли.


«ТАТМЕДИА» АҖ коллективы, шәхсән генераль директор Шамил Садыйков, хезмәттәшенең үлеме уңаеннан якыннары һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев