Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Телләр белү – байлык ул!

Н.Н.Алтынов исемендәге 15нче мәктәптә бөек ин­г­лиз драматургы Уильям Шекспир иҗатына багыш­ланган ел саен үткәрелә торган «Eternal language» – «Мәңгелек тел» республика лингвистик конкурсы узды.

Конкурста 5-10нчы сыйныфларның сәләтле һәм талантлы балалары, шулай ук гомуми белем бирү мәктәп­ләренең, гимназияләрнең, лицейларның чит телләр укытучылары, Татарстан Республикасының 15 ра­йоныннан иҗат үзәкләре өстәмә белем бирү педагог­лары катнашты.

Гомумән алганда, Респуб­лика лингвистик конкурсында иң көчлеләр исеме өчен көрәшергә килгән конкурсантлар һәм педагоглар саны 300гә якын иде.


Эшен Татарстан Респуб­ликасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсенең даими һәм Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының Лев Толстой исемендәге рус һәм чит ил филологиясе югары мәктәбе актив ярдәме белән, 7 ел инде Зеленодольскның 15нче мәктәбенең чит телләр укытучыларының методик берләшмәсе оештырган Лингво-бәйге тантаналы шартларда ачылды.


Кунакчыл Яшел Үзән җирендә республика Лингвоконкурсында катнашу­чыларны Бөтенроссия һәм халыкара сәнгать кон­­­­курс­лары җиңүчесе, «Соз­вездие – Йолдызлык» республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивалендә урыннар яулаучы «Импульс» халык хореография коллективы башкаруында «Биик әле» матур татар биюе белән каршы алдылар.
Катнашучыларга сәламләү сүзләрен мәктәп директоры Гөлшат Яруллина һәм Яшел Үзән муниципаль райо­ны Башкарма комитетының мәгариф идарәсе мәгъ­лүмати-методик бүлеге өлкән методисты Ольга Гайсина җиткерде, алар хәзерге шартларда халыкара коммуникация теле буларак инглиз телен белү дәрәҗәсен арттыруның мөһимлеген ассызык­лады һәм конкурста катнашучыларның барысына да уңышлар теләде.

Лингво

Республика лингвистик конкурсы нигезендә укучыларның төрле тел сәләтләрен ачыклаучы берничә конкурс үткәрелде:

  • «Инглиз авазлары дөньясында» фонетик конкурсы,
  • «Эрудит» лексик-грамматик конкурсы,
  • «Тәрҗемәләр остасы» тәрҗемәчеләр конкурсы,
  • «Виртуаль сәяхәт» гидлар конкурсы,
  • У. Шекспир әсәрләрен укучылар конкурсы,
  • У.Шекспир иҗатын белү буенча конкурс-викторина.


Сәнгатьле укучылар конкурсы белән конкурс-викторина читтән торып үткәрелә һәм 26 апрельдә жюриның аерым составы тарафыннан исемлек буенча бәяләнә. «Уильям Шекспирны укыйбыз» конкурсының муниципаль этабында җиңүчеләрнең берсе, шәһәребезнең 11нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Тимур Шәймәрданов (җитәкчесе – инглиз теле укытучысы Ольга Аксенова) Шекспирның «Гамлет» пьесасыннан инглиз телендә Гамлет монологы белән чыгыш ясарга чакырылды. Тимур үзенең телне яхшы белүен һәм артистлык сәләтен Лингвис­тик конкурс ачылышында концерт программасында күрсәтте.

Лингвоконкурс ачылы­шында инглиз телендә кызыклы «Сәламләү» номеры белән «Планета» интернациональ дуслык мәктәп клубы катнашучылары чыгыш ясады (проект авторлары һәм җитәкчеләре – инглиз һәм немец телләре укытучысы Алсу Амурова белән туган тел һәм әдәбият укытучысы Резедә Гатауллина). Кейт Мидлтон ролен инглиз теле буенча муниципаль һәм республика олимпиадаларында җиңүче һәм призер София Семенова башкарды.

Традицион

Традиция буенча, лингвоконкурс кысаларында чит тел укытучылары өчен «Чит телне укытуның актуаль мәсьәләләре: проблемалар, перспективалар, үсеш» республика методик семинары үткәрелә, аның эшен традицион рәвештә КФУның Лев Толстой исемендәге рус һәм чит ил филологиясе югары мәктәбенең роман-герман филологиясе кафедрасы күзәтә.
Лингвистик конкурс җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантаналы шартларда актлар залында узды. Шулай ук конкурсларда җиңүчеләргә һәм призерларга Татарстан Респуб­ликасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары, республика педагогларына семинар программалары белән сертификатлар тапшырылды, киләчәктә уку һәм һөнәри эшчәнлектә уңышлар теләделәр.
Уильям Шекспир иҗатына багышланган «Мәңгелек тел» – «Eternal language» рес­публика лингвистик конкурсы үсә, киңрәк масш­таб ала. Оештыру комитеты үз ягыннан әлеге чараны популярлаштыруга бөтен көчен куя һәм Татарстан Республикасы педагогик җәмәгатьчелеге тарафыннан уңай бәяләмәләр генә ала.

Алсу Амурова, Н.Н. Алтынов исемендәге 15нче мәктәпнең чит телләр укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев