Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Теләк булганда барына да өлгерергә була

Ниһаять, җиһан аклыкка, сафлыкка төренде, кыш килде, дуслар! Ә кыш белән яраткан бәйрәмебез Яңа ел һәм иң озын каникул якынлаша. Безнең кәефләр шәп, сезнеке тагын да яхшырактыр, дип уйлыйбыз.

Каникул дигәннән, Татар Танае укучылары Алинә Мостафина (рәсемдә аста) белән Гөлия Сибгатова (өстәге рәсемдә) әле дә булса, көзге ял хатирәләре белән яши. Чөнки алар быел октябрьдә Краснодар өлкәсенең Туапсе шәһәрендә урнашкан «Орленок» бөтенроссия балалар үзәгендә ял итеп кайтты. Биредә илебезнең төрле почмакларыннан килгән сәләтле укучылар, акыллы башлар җыела. Татарстаннан исә бары 20 укучы. Һәм алар арасында Алинә белән Гөлия дә бар. Ике тәүлек буе поездда бару, күп кенә яңа дуслар табу үзенә күрә тормышларында яңалык булган. Көнне зарядка ясап башласалар, төрле чараларда катнашып, бассейнга йөреп, тәмле ризыклар белән тукланып, дискотекада биеп, ничек узуын сизмәгәннәр дә. Әле дә булса яңа дуслары белән интернет аша аралашып яшиләр.

Аларның шушы ял итү үзәгенә баруы юктан гына түгел, әлбәттә. Алинә белән Гөлия укуда да, үзешчән сәнгатьтә дә иң актив, өлгер кызлар. Алинә IX сыйныфта белем ала, аеруча химия, биология фәннәрен яратып укый. Теләге - киләчәктә табиб булу. Гөлия исә биергә, җырларга ярата. Әлегә кем буласын төгәл генә әйтә алмый.

Авылда яшәүче укучыларның бит әле укудан тыш та, өйдә әти-әнигә булышасы бар. Мәсәлән, Алинәнең көндәлек режимын тыңлагач, ничекләр барына да өлгерә икән, дип гаҗәпкә калдык. Сәгать икеләрдә мәктәптән кайткач, ул дәрес әзерли, әнисенә хуҗалык эшләрендә булыша (терлекләр караша, сыер сава), кичен спортзалга волейбол уйнарга йөри, аннан кайткач, бердәм дәүләт йомгак­лау аттестациясенә әзерләнә, контакт челтәренә кереп чыгарга да онытмый. Теләк булганда барына да өлгерергә була, ди ул. Әйе, бу кызларның кая барып бәрелим дә, нәрсә эшлим икән дип, трай тибеп йөрергә вакытлары юк шул. Бар да алдан әзерләнгән план буенча бара. Афәрин, кызлар, киләчәктә дә уңышлар гына юлдаш булсын үзегезгә.

Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X