Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Телебез сагында торучылар ифтарда

Мөселман халкы өчен иң изге булган айларның берсе Рамазан да узып китте.

Күңел ничектер бушап калды, моңсулык биләде. Ә шушы айда узган ифтарлардан алган хис-кичерешләр йөрәкләребезне озак җылытып, күркәм айның матур бер мизгелләре булып сак­ланачак әле.

Әйе, бу ай үзе бер бәйрәмгә тиң булды. Көнозын ашау-эчүдән тыелып торган дин кардәшләребез кичләрен авыз ачу мәҗлесләрендә очрашып, вәгазьләр тыңлап, тәравих намазлары укып, гыйбадәттә булды. Күптән күрешмәгән таныш­лар, сабакташлар, якташлар белән очрашып, хәл-әхвәл белешү өчен дә менә дигән мөмкинлек булды.

Бер күрешү – үзе бер гомер дип, юкка гына әйтмиләр. Рамазан аеның соңгы көннәренең берсендә шәһәребезнең «Тарихи» мәчетендә узган ифтардан соң да күп­ләр менә шушы сүзләрне кабат искә төшергәндер дип уйлыйм. Биредә Бөтендөнья татар конгрессының Яшел Үзән бүлекчәсе, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы белән берлектә, ифтар уздырды. Анда татар зыялылары – актив хатын-кызлар, иҗтимагый оешма вәкилләре, җитәкчеләр, депутатлар, мәктәп директорлары, укытучылар, балалар бакчалары мөдирләре, лаеклы ялда булучы мөслимә кардәшләребез һәм без, журналистлар чакырулы идек.


– Мондый ифтар мәҗлесен беренче тапкыр уздыруыбыз. 2023 ел Россиядә Педагог һәм остаз елы дип игълан ителде, шул уңайдан, бәлки татар интеллигенциясен җыеп, ифтар мәҗлесе уздырсак ничек булыр икән дип, киңәшләшергә Габделхәмит хәзрәт янына килдек. Безнең мөрәҗәгатькә хәзрәт бик теләп риза булды һәм табын әзерләүне үз өстенә алды, әле, бер дә борчылмагыз, дип, тынычландырды. Әй шатландык та инде! Шулай итеп, изге ният белән башлаган эшебез бик җиңел барды ди­сәм, ялгышмам, – дип хис-кичерешләре белән уртаклаша «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Гөлинә Саттарова.


Яшел Үзән районы һәм шәһәренең тел сагында торучыларын күркәм мәҗлестә сәламләргә һәм бәйрәм белән котларга Татарстан Республикасының Мәгариф һәм Фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз Халиков килгән иде.

– Телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау – төп бурычыбыз. Бу юнәлештә Яшел Үзән тырышып эшли, нинди генә чара узмасын, сез гел алдынгылар рәтендә. Милли мәгариф системасы югары дәрәҗәдә оештырылган. Шул юлдан тайпылмыйча барыгыз, – дип теләк-фикерләрен җиткерде.


Вәгазь, коръән аятьләре тыңлап, тәмле ризыклар белән сыйланып, аралашып, оештыручыларга рәхмәтле булып, өйләребезгә канәгатьләнү хисе белән рухи азык туплап кайттык. Кунаклар арасында үсеп килүче яшьләрнең булуы да шатландыра, әти-әнисе янына басып намаз укучы балаларыбыз булганда динебез, телебез киләчәге өчен җаныбыз тыныч.

Мондый форматта ифтар мәҗлесе беренче генә оештырылды, дәвамлы булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев