Казанда таудан шуган вакытта 6 яшьлек кыз баланың имгәнү һәм хастаханәнең реанимация бүлегендә вафат булуы хакында алдан хәбәр ителгән иде.
Кызның әнисе белән аерылган әти кеше баланы бакчадан ала һәм өйгә кайту юлында "Франт" сәүдә үзәге янындагы тауда шуып алырга булалар. Әтисе кызын сноутьюбка утырта һәм таудан төшереп җибәрә. Тауда аңа боз чанасында шуучы икенче кыз бала бәрелә. Башын нык имгәткән, умырткалыгының муен өлешен сындырган кыз баланың гомерен саклап кала алмыйлар.
Әти кеше үзен гаепле саный. Бу хакта Lifenews мәгълүматларына таянып, sntat.ru хәбәр итә. Фаҗига аркасында элеккеге ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәт тагын да бозылыр инде, ди әлеге чыганак.
Чыганак - интертат.ру.
Нет комментариев