Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

😔⚡Татарстанның танылган алып баручылары авариягә эләккән

«30 апрель – Айдарның икенче туган көне.

Әлмәттә яшәүче танылган алып баручылар Айназ һәм Айдар Габидуллиннар Казанда авариягә эләккән.  Бу хакта аның тормыш иптәше Айназ социаль челтәрләрендә хәбәр иткән.

Безгә ресторанда пешеп бетмәгән ит бирделәр. Шуны ашаганнан соң, Айдарның хәле начарланды. Горьковское шоссе буйлап кайтырга чыктык. Айдар «косасы килә» дип, аварийка кабызып юл кырыена туктап, косарга чыкты. Әле дә ярый машинаның бу ягына баскан. «Матурым, су бир әле», – дип сорады. Су биреп, ишекне ябуым булды, машинабызга нәрсәдер китереп «манчылды»… Айдарны үтерделәр, дип уйлыйм… Ул, Алланың рәхмәте белән, читкә сикереп котыла алган», – дип елый-елый сөйли Айназ видеода.
 

«Алла язмаган әйбер булмый ул», – дип дәвам итә Айдар үзе.  Менә бу – безнең машина, мин менә монда чыгып баскан идем. Ә менә бу машина безнең машинага килеп сыланды. Мин, ул килеп бәрелер алдыннан, сикереп калдым», – дип сөйли ул.
 

Габидуллиннар машиналарын ремонтка кертеп, Әлмәткә автобус белән кайтып киткән.

 

Чыганак: Ватаным Татарстан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев