Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстаннан ир-егетләрнең тагын бер төркеме өйрәнү полигонына киткән

Татарстаннан контракт буенча хезмәт итәчәк ир-егетләрнең тагын бер төркеме өйрәнү полигонына киткән

Татарстанның төрле почмакларыннан дистәләрчә хәрби-контрактник Оренбург өлкәсендәге өйрәнү полигонына юл тоткан Бу хакта “Татар-информ” яза.

Алар берничә көн дәвамында хәрби өйрәнүләр узганнан соң хәрби бурычлар үтәүгә җибәреләчәк.
Ир-егетләрнең барысы да хәрби хезмәткә алынганчы медицина комиссиясе һәм әңгәмә “иләге” аша узган.
Казанда контрактникларны сайлап алу пункты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Сафиуллин әйтүенчә, үз язмышын хәрби хезмәт белән бәйләргә теләүчеләр бигрәк тә Казанда, Чаллы һәм Түбән Камада күп булып чыккан.

Ир-егетләр хезмәт итү өчен элита гаскәрләрен – Хәрби-диңгез флотын һәм Һава-десант гаскәрләрен ешрак сайлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев