Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанлылар арасында ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны эпидемия бусагасыннан 18 %ка артты

Республика буенча, нигездә, грипп вируслары йөри, аларның өлеше 91,2% тәшкил итә.

Гыйнварның соңгы атнасында 364 татарстанлыда грипп вирусын тапкан. Шул ук вакытта В штаммының ачыкланган грипп вируслары саны 78,6 процентка кадәр арткан.

📊Авыручылар санын киметү өчен ТР Роспотребнадзор профилактик чаралар үткәрүне дәвам итә. 30 гыйнварга республиканың 202 балалар бакчасында һәм мәктәбендә уку процессы өлешчә яки тулысынча туктатылган. Ведомствода ата-аналарны авыру билгеләре булган балаларны белем бирү учреждениеләренә җибәрмәскә чакыралар.

💉Гриппка каршы вакцинация инде тәмамланды. 1,8 миллионнан артык кеше прививка ясаткан, шул исәптән 400 меңнән артык бала – бу ТР халкының 49,8 проценты.

Вакцинацияләнмәгән кешеләргә җәмәгать урыннарына баруны чикләргә киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев