Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанга суыклар килә

7-9 гыйнвар көннәрендә, циклон үзгәрү сәбәпле, Татарстанда һава температурасы сизелерлек суыта. Бу хакта татарстан синоптиклары хәбәр итә.

7 гыйнварга каршы төндә һава температурасы - 27 градуска кадәр төшәчәк. Урыны белән, аязган вакытта - 32 градус булачак. 7 гыйнварда көндез 20-25ка кадәр суыта.

8 гыйнварга каршы төндә Татарстанда 28-33 градус салкын булачак. Көньяк районнарда һәм түбән урыннарда һава температурасы - 37 градуска кадәр төшәчәк. 8 гыйнварда көндез дә чагыштырмача салкын була - һава температурасының - 28 градуска кадәр төшүе фаразланыла.

Материал http://intertat.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев