Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда җылыну, аның белән бергә бозлы яңгырлар да көтелә

«Салкын Себер антициклонына алмашка Атлантика һавасы, ягъни безгә Ак диңгездән Кара диңгезгә кадәр сузылган атмосфера фронтлары белән циклон килә.

Һава торышы тотрыксыз булачак. Хәзерге вакытта температура фоны бик тискәре һәм салкын аномалияләре әлегә саклана», - дип билгеләп үтте КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев.

Шулай ук метеоролог сүзләренә караганда, хәзер төбәктә салкыннар гыйнварның соңгы декадасына хас. Ләкин, дүшәмбедән температура климат нормасына киләчәк.

«Кар эрү көтелә. Ике һава массасы алмашу аркасында җил булырга мөмкин, шулай ук дүшәмбегә кадәр бозлы яңгырлар да булырга мөмкин. Юлларда бозлавык көтелә», - дип нәтиҗә ясады эксперт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев