Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда турфирма директоры юлламалар белән алдауда гаеплән

Яшел Үзән шәһәре прокуратурасы 35 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады.

Аңа РФ Җинаять кодексының 159нчы маддәсенең 2нче бүлегендә (мошенниклык) каралган җинаять кылуда гаепләү белдерелгән.

Тикшерү версиясе буенча, 2019 елның октябреннән 2021 елның августына кадәр гаепләнүче халыкка акча урлау максатыннан чит ил курортларына юлламаларны броньлау хезмәтен тәкъдим иткән. Чынлап та хезмәт күрсәтү күренешен булдыру өчен, фигурант туроператорга туристлардан алынган акчаларның бер өлешен генә күчерә, ә калганын үзләштерә, шуннан соң элемтәгә чыгудан туктый.

Нәтиҗәдә, 13 яшел үзәнлегә гомуми суммасы 1 млн сумлык зыян килгән.

Ир үз гаебен танымый.

Җинаять эше, карау өчен, Яшел Үзән шәһәр судына җибәрелгән.

ТР Прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев