Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда полиция хезмәткәрләре наркотиклар сатуда шикләнелгән Мисыр гражданинын тоткарлаган

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе хезмәткәрләре А.Н.Туполев исемендәге КНИТУ-КАИның куркынычсызлык хезмәтеннән алынган мәгълүмат буенча, Яшел Үзән районының бер юлында Мисыр гражданинын тоткарлаган.

Шәхси тикшерү барышында аңардан гомуми массасы 501,2 грамм булган наркотиклы төргәкләр табып алына.

Вәзгыятьне тикшерү барышында, полиция хезмәткәрләре шикләнелүченең Казанга килүе, анда югары уку йортларының берсендә белем алуы ачыклана. Акча эшләү максаты белән егет законсыз рәвештә тыелган матдәләрне сатарга карар кылган.

Полиция хезмәткәрләре арендага алынган фатирда оператив-тикшерү гамәлләре уздырганда, 29,46 грамм авырлыктагы синтетик наркотик һәм гомуми массасы 7,68 грамм булган наркотик чарасы, шулай ук фасовкалау өчен предметлар алганнар.

Алынган наркотикларның гомуми авырлыгы 538,34 грамм тәшкил иткән.

РФ Җинаять кодексының 30 маддәсенең 3нче өлеше, 228.1 маддәсенең 5нче өлеше буенча каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылды.


Яшь кешегә карата сак астында тоту рәвешендә чик кую чарасы сайланган.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев