Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда педофил бабай өч ел буе күрше кызын көчләгән

Баланың әнисе бу хакта очраклы рәвештә белеп алган.

“Челнинские известия” хәбәр иткәнчә, бу очрак Чаллы янындагы бер авылда килеп чыккан. Анда яшәүче хатын ике кызын берүзе тәрбияли икән. Ул төнге сменага киткәндә, 4 яшьлек кече кызы әбисе карамагына калган. Кичләрен олы яшьтәге ханым оныкчыгы белән элеккеге хезмәттәше - 70 яшьлек ялгыз күршесе янына кунакка кергәләгән. Әби кеше оныгын күршесе белән калдырып, кибеткә спиртлы эчемлекләр алырга киткән. Баланың көчсезлегеннән файдаланып, олы яшьтәге ир кызчыкның авызын учы белән томалый, аңа тавышланмаска куша, үтерү белән яный. Ә алга таба булган хәлләр исә, Җинаять кодексында «җенси характердагы көчләү гамәлләре» дип тасвирлана.

Педофил берүзе яшәгән. Аның улы гаиләсе белән башка җирдә гомер иткән. 
Әлеге мәхшәр өч ел дәвам иткән. Үсә төшкәч, кыз үзе белән булган хәлләрне апасына сөйли. Олы апасы, борчылып, чиркәүгә йөри башлаган. Әнисе моңа игьтибар итеп, ни булганын сорый башлый. Бөтенсен белгәч әни кеше дусты белән теге ир янына керәләр. Ул барысын да инкарь итәргә тырышкан, кыз барысын да уйлап чыгарды дип белдергән.

Хатын-кыз шунда ук полициягә гариза белән мөрәҗәгать итә. Тоткарланганнан соң ир-ат «кечкенә баланы мәсхәрә итүен» таный. Психологик экспертиза буенча, ул аек акыллы дип танылган.

Кызчык та барлык педагоглар, психотерапевтлар аша үтә. Аның күрсәтмәләре эзлекле дип табылган, шаһитларның башка күрсәтмәләре эш материалларында теркәлгән.
Канун буенча, әлеге коточкыч җинаятьтә гаепләнүчегә 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

Суд процессы ябык режимда узачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

3

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X