Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда ОРВИ һәм грипп аркасында чикләүләр кертелде

Республикада кискен тын юллары вирусы инфекцияләре һәм грипп белән авыру эпидемия бусагасыннан 82% ка югарырак.

Гриппның 198 очрагы теркәлгән, шуларның 92% дуңгыз гриппына туры килә.

"Татарстан Республикасы территориясендә грипп һәм ОРВИ белән авыручылар санының эпидемик процессының интенсивлыгын киметү максатларында 15 декабрьдән ТР буенча баш дәүләт санитар табибның №205 карары белән чикләү чаралары кертелә», – дип аңлаттылар Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.

Карар буенча:
📌Теләсә нинди милек төрендәге хастаханәләрдәге авырулар янына керергә ярамый, авыр һәм ятып авыручылар янына гына керергә рөхсәт ителә;

📌 Балалар һәм зурлар тәүлек әйләнәсе шөгыльләнгән социаль һәм мәгариф учреждениеләрендәге затлар янына керү тыела;
📌 Республиканың барлык медицина оешмаларында, шул исәптән шәхси оешмаларда, барлык медицина персоналы һәм килүчеләр өчен битлек режимы кертелә;

📌Балалар һәм зурлар тәүлек әйләнәсе яшәгән учреждениеләрдә персонал битлектән йөрергә тиеш;

📌 Хастаханәләрдә, приютларда һәм мәктәпләрдә тәүлек әйләнәсе торган балалар һәм зурларның температураларын көненә ике тапкыр үлчәргә тиешләр;

📌 Әгәр дә грипп һәм ОРВИ аркасында 20 % һәм аннан да күбрәк бала йөрми икән, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында укулар туктатыла;

📌 Шулай ук ТР Роспотребнадзорында медицина һәм мәгариф учреждениеләрендә, балалар һәм өлкәннәр тәүлек буе йөри торган социаль хезмәт күрсәтү урыннарында һәм пассажир транспортында дезинфекция режимын көчәйтү зарурлыгын күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев