Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда мобилизацияләнгәннәр өчен 25 000 нөсхә кесә догалар җыентыгы бастырылды

Мобилизацияләнгән татарстанлылар һәм аларның туганнары өчен догалар җыентыкларын республика мөселманнары Диния нәзарәтендә бастырдылар, бу хакта Диния нәзарәтенең еллык хисабында әйтелә.

Исегезгә төшерәбез, кесә җыентыкларында «дошманнарга каршы, борчылудан һәм куркудан» догалар җыелган.

Моннан тыш, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә махсус операциядә катнашучы Татарстан сугышчыларына ярдәм йөзеннән акча җыйдылар. Фондларда 8,5 млн сум акча тупланган. Әлеге акчаларга 40 хәрби кием комплекты һәм 14 мең банка хәләл тушенка, шулай ук башка кирәкле әйберләрне сатып алганнар.

Руханилар шулай ук мобилизацияләнгән мөселманнар өчен WhatsApp мессенджерында махсус чатлар барлыгын искә төшерделәр. Чатлар алар белән элемтәдә булырга, мөһим мәгълүмат җиткерергә, шәригать консультациясен бирергә мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев