Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда кышкы каникуллар вакытында 93 мәктәп яны лагере ачылачак

«Лагерьларның эше 28 декабрьдән каникуллар ахырына кадәр планлаштырылган.

3 меңнән артык баланы үз эченә алган 93 мәктәп яны лагере ачу планлаштырыла. Мәктәп яны лагерьлары эшчәнлеге профильле белем бирү программаларына нигезләнгән, бу балаларга уку программалары буенча белемнәрен киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк», - дип хәбәр итте мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Аның сүзләренә караганда, ата - ана взносының бәясе - 196 сум 63 тиен. Бу юллама бәясенең 15% тәшкил итә.

«Бу ашау чыгымнарын каплау. Әлеге суммадан тыш, кирәк булганда, мәдәни чараларны оештыруга акча җыю рөхсәт ителә», - дип йомгаклады ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев