Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда яшәүче авылдашы белән шашлык кыздырганда бәхәскә кереп, бөерләреннән «колак каккан»

Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган.

 Бу хакта Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.


Тикшерү мәгълүматларына караганда, 8 апрельдә спиртлы эчемлекләр эчү һәм шашлык әзерләү барышында, дуслар арасында конфликт килеп чыккан. 32 яшьлек кунак китәргә китәргә җыенганда, 51 яшьлек йорт хуҗасы кунакның корсагына пычак белән кадый.

Ир-атлар кычкырган тавышка, гаепләнүченең хатыны уянып, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен чакырта. Зыян күрүчене хастаханәгә алып киләләр һәм биредә ул бөереннән "колак кага" да инде.


Бу вакыйга факты буенча «үтерүгә омтылу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта вакыйганың шартлары ачыклана. Гаепләнүче сак астына алынган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев