Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда янгынга каршы режим вакытында 116 торак пунктта, 75 бакчачылык ширкәтендә һәм балаларның ял итү оешмасының 84 территориясендә ачык утта шашлык кыздырырга ярамый

Бу хакта матбугат конференциясендә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе күзәтчелек эшчәнлегенең норматив-техник идарәсе бүлеге башлыгы Евгений Врачев сөйләде.

Ул билгеләп үткәнчә, 116 торак пункттан торган исемлек ТР Министрлар Кабинетының «2023 елда Татарстан Республикасында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары турында»2023 елның 6 мартындагы карарында бастырылган. Исемлектә Яшел Үзән, шәһәртибындагы Васильево бистәсе, Матюшино авылы, Шәмәрдән авылы һ. б.


"Аларда ачык утта ризык әзерләү тыела, калганнарында рөхсәт ителә", — дип аңлатты Врачев.


Мәҗбүри кагыйдәләр арасында шашлыкларны металл савытларда, мангалда гына кыздырырга кирәк. Аны корылмалардан һәм агачлардан 5 метр ераклыкта урнаштыру мөһим. Хокук бозучыларны зур штрафлар көтә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда янгын куркынычы сезоны 2023 елның 15 апреленнән эшли башлый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X