Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда «Яңа ел белән, ветеран!» акциясе старт алды

Аның барышында Бөек Ватан сугышы ветераннарына азык-төлек җыелмалары тапшырылачак.

Бүген «Бердәм РОССИЯ» партиясеннән Яңа ел бәйрәмнәре белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлады. 
 
Ул сугышта катнашкан, хәрәкәттәге армия составында 78нче запас укчылар гвардия полкында рядовой булып, аннары 60нчы запас артиллерия полкында (Забайкальда) хезмәт иткән Гафият ага Щербаков янында булды. Ветеран Горький исемендәге Яшел Үзән заводында төзү цехында, судно җыючы булып эшләгән. Гомуми стажы-45 ел. 
 
Депутат, шулай ук, сугышта катнашкан, 18 яше тулгач ук 1942 елда фронтка алынган Анна Ивановна Шило-Кумейко янына да барды. Сугыштан соң Анна Ивановна Одесса тимер юлы Эчке эшләр министрлыгының Милиция линия бүлегендә милиционер һәм балалар инспекторы булып эшли. Сугыштан соңгы ачлык елларында ул балаларга әти-әниләрен һәм туганнарын эзләүдә ярдәм итә. 
 
- Ветераннарның тормыш позициясе һәрвакыт актив, алар әле дә, яшьләренә карамастан, яңалыкларны игътибар белән күзәтә, ил өчен борчыла. Бу герой буын безгә яшәү үрнәген күрсәтте. Барысы өчен дә алар алдында баш иябез. Яңа елда иң мөһим теләк – тынычлык һәм тотрыклылык, сәламәтлек», -
дип шәрехләде Илдар Гыйльметдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев