Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда һава температурасының шактый түбәнәюе көтелә

2023 елның 9 һәм 10 гыйнвар көннәрендә төнлә Татарстан Республикасы территориясендә һава температурасы -31...-36°, урыны белән -41°булыр дип көтелә.

Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне юлда бик сак булырга һәм мөмкин булганча, ерак сәфәр кылмаска чакыра.
Автомобильчеләргә аеруча игътибарлы булырга һәм сәфәр алдыннан автомобильне җентекләп тикшерергә тәкъдим ителә. Температура режимы түбән булганда дизель ягулыгындагы машиналарга аеруча куркыныч яный. 

📢Дәүләт автоинспекциясе шуны искә төшерә: автомобиль йөртүчеләргә автомобиль белән идарә иткәндә аеруча игътибарлы булырга кирәк: интервал һәм араны сакларга, тизлекне арттырмаска. Җәяүлеләргә игътибарлы булырга һәм яктылык кайтаручы элементларны кулланырга кирәк.

☎️Штаттан тыш хәлләр килеп чыккан очракта, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясенә 884 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев